События

«Колакта әле дә шартлау авазы яңгырый» 18.03.2024 «Колакта әле дә шартлау авазы яңгырый»

Ташкичүдән мәдәният хезмәткәрләре Гөлфия Мәгъсүмова белән Тәнзилә Вәлиева махсус хәрби операция барган зонада булып кайтты.

Шушы көннәрдә алар район газетасы һәм “Арча“ радиосында кунакта булып китте.

Арчада «Балкыш» фестиваленең зона этабы узды 14.03.2024 Арчада «Балкыш» фестиваленең зона этабы узды

Арча район Мәдәният йортында ветераннар арасында һәвәскәр башкаручыларның «Балкыш» VIII республика фестиваленең зона этабы узды.

Чарада Арча, Әтнә, Теләче, Биектау, Балык Бистәсе районнарыннан килгән үзешчән артислар, иҗат коллективлары катнашты.

Айваннар бәйрәм итә белә (ВИДЕО) 13.03.2024 Айваннар бәйрәм итә белә (ВИДЕО)
Бик күңелле булды, дип хис-тойгыларның чик-чамасы булмады. Бәйрәмгә чакырып торганда кырык эшеңне 40 якка ташлап барырга кирәк. Синең өчен бәйрәм оештыралар бит!

Илһам һәм Шәүкәт Вәлишиннар: «Башкала сәхнәсендә чыгыш ясау безнең өчен үзе зур дәрәҗә» 12.03.2024 Илһам һәм Шәүкәт Вәлишиннар: «Башкала сәхнәсендә чыгыш ясау безнең өчен үзе зур дәрәҗә»

Илһам Вәлишинның үзе иҗат иткән (сүзләре дә, көе дә аныкы) “Яшьлегем урамнары” җырын (Илһам гитарада уйнап җырлады, Шәүкәт илһамланып баянда уйнады) тамашачы яратып кабул итте.

Бу талантлы якташларыбыз белән без “Арча” радиосында очраштык һәм үзебезне кызыксындырган сорауларга җавап эзләдек. Беренче булып безнең әлеге җырның тарихы турында ишетәсе килде.

Арчабызга 4 Россия чемпионы кайтты! 11.03.2024 Арчабызга 4 Россия чемпионы кайтты!
8-9 нчы март көннәрендә Казанның "Ак барс" көрәш сараенда 13-14, 15-16, 17-18 яшьлек егетләр арасында көрәш буенча Россия беренчелеге узды.

“Балкыш” – ветераннар өчен чын бәйрәм 10.03.2024 “Балкыш” – ветераннар өчен чын бәйрәм

Быел да үзешчән башкаручы ветераннар, пенсионерлар арасында “Балкыш” республика фестиваленең район туры булып үтте.

Катнашучыларның һәрберсе сокланырлык чыгыш ясады, көчле алкышларга лаек булды. Әмма бәйге булгач, алар арасыннан да иң яхшыларны гына сайлап алырга туры килде. 23 февраль Ватанны саклаучылар көне уңаеннан район Мәдәният йортында үткәрелгән концертта без аларның чыгышларын карап, хозурланып утырдык.
Нәрсәсе белән мәхәббәт яулый ветераннарыбыз? Алар бөтен йөрәкләре, күңелләре, җаннары-тәннәре белән бирелеп чыгыш ясый. Җиңү дә кирәк, сүз дә юк. Әмма алар, беренче чиратта, ул хакта уйламый, бөтен булган хис-тойгыларын тамашачыга җиткерергә тели. Менә шуның белән күңелне биләп ала, үзенә тарта.

Якташыбыз татар бәлеше белән мәскәүләрне шаккатырды 09.03.2024 Якташыбыз татар бәлеше белән мәскәүләрне шаккатырды
Арча станциясендә яшәүче Марина Минһаҗева федераль каналларның берсендә баручы “Битва шефов” кулинар шоуда катнашты. Сайлап алу турында ул шефларны татар халкының милли ризыгы – бәлеш белән шаккатырды. 

8 нче март – Халыкара хатын-кызлар көне белән! 08.03.2024 8 нче март – Халыкара хатын-кызлар көне белән!
8 март – Халыкара хатын-кызлар көне – иң якты, матур бәйрәмнәрнең берсе. Язның беренче бәйрәме уңаеннан кояш кебек ягымлы, игелекле, аяз көн кебек якты күңелле, чәчәктәй гүзәл затларыбызга күңел түреннән чыккан ихлас котлау сүзләрен һәм иң изге теләкләремне җиткерәм. 

«Казан арты» музеенда МХОда катнашучыларның әниләре, хатыннары белән очрашу узды 07.03.2024 «Казан арты» музеенда МХОда катнашучыларның әниләре, хатыннары белән очрашу узды
Язның иң матур бәйрәме – 8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан музеебызда махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның әниләре, тормыш иптәшләре белән җылы очрашу оештырылды.

«Арча йолдызлары-2024» бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде 06.03.2024 «Арча йолдызлары-2024» бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде

“Созвездие-Йолдызлык” ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона турлары алдыннан районыбызда “Арча йолдызлары” район бәйге-фестивале үткәрелә

4 март көнне район мәдәният йортында "Арча йолдызлары-2024" бәйгесенең гала-концерты узды. Сайлап алу турларында лауреат исеменә лаек булучы йолдызчыклар бүләкләнде биредә.   

«Казан арты» музеенда Хәмит Латыйповның «Тукайга багышлау» исемле күргәзмәсе ачылды 05.03.2024 «Казан арты» музеенда Хәмит Латыйповның «Тукайга багышлау» исемле күргәзмәсе ачылды
Бу юллар шагыйрь һәм рәссам Хәмит Нәҗип улы Латыйповныкы. Аның иҗатында киң далада искән җилләр дә, хыял канатларында очкан яшьлек тә, күк катындагы бәхет тә, куе карурман эчендәге серлелек, саф һәм тыйнак ярату һәм, әлбәттә, һәр картинасында фәкать шагыйрь-рәссам гына тудыра алырлык сихри моң бар. Ул моңда халкыбызның шанлы тарихы, авыр, сикәлтәле язымышы, куе төсләр белән генә бирелгән матурлык һәм киләчәккә өметне күрәбез.

Наласа яшьләре көрәшчеләргә велосипедлар да бүләк итте 04.03.2024 Наласа яшьләре көрәшчеләргә велосипедлар да бүләк итте

Күптән түгел яшүсмерләр арасында “Ялкын“ журналы призына көрәш бәйгесендә безнең район командасы 1нче урын яулады.Үз үлчәү авырлыгында Әнгам Мөхетдинов (Наласа), Ислам Искәндәров (Арча) батыр калдылар.

Укучы яшьләрнең бу зур уңышы. Һәр җиңү – ул зур тырышлык нәтиҗәсе. Әмма һәр спорт төрендәге кебек, көрәштә дә даими шөгыльләнүдән тыш, ярышларда катнашып тәҗрибә туплау да мөһим. Бу уңайдан безнең яшь көрәшчеләребез бик бәхетле. Соңгы елларда нәкъ менә яшүсмерләр арасында районда көрәш бәйгеләре даими үткәрелеп тора.

Иң хөрмәтле кешеләр сез! 02.03.2024 Иң хөрмәтле кешеләр сез!

Узган атнада район Мәдәният йортында күңелләргә хуш килерлек тантана булды

2023 ел Россия Федерациясе Президенты В.Путин Указы белән  “Укытучы һәм остаз“ елы дип игълан ителгән иде. Әлеге тантанада районда шушы елда мәгариф өлкәсендә башкарылган эшләргә йомгак ясадылар, алдынгы педагогларны, игелекле остазларны бүләкләделәр.

Якташыбыз Гафур Каюмов тууына 65 ел (1959-2018)! 02.03.2024 Якташыбыз Гафур Каюмов тууына 65 ел (1959-2018)!
Гафур Каюмов 1959 елның 2 мартында Татарстан АССРның Арча районы (хәзерге Яңа Кенәр авыл җирлеге) Яңа Сәрдә авылында туган. Яңа Кенәр мәктәбендә укыган. 1979 елда Казан театр училищесында актерлык осталыгы бүлегенә укырга керә. Укуын тәмамлауга, аны Республика күчмә театрына эшкә чакыралар. 1990 елдан 1997 елга кадәр ул – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты. 

Казан артистлары Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар йортында 01.03.2024 Казан артистлары Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар йортында
Бүген, 1 март көнне ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солистлары Арча өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында бәйрәм концерты белән чыгыш ясады. Артистларның чыгышын, һәрвакыттагыча, өлкән тамашачылар җылы кабул итте һәм көчле алкышларга күмде

Арчаның В.Ф.Ежков ис. 1 мәктәбе шаккатырмый калмый 29.02.2024 Арчаның В.Ф.Ежков ис. 1 мәктәбе шаккатырмый калмый
1нче мәктәптә Гаилә елына багышланган күргәзмә белән таныштык, аннан актлар залында концерт карадык. Искиткеч булды бу чаралар. Мәктәп директоры Эльмира Нәзыйховна Сафина үзе дә күргәзмәне яратып һәм сокланып карады. Менә бит, нинди безнең әти-әниләр һәм балалар! 

Габделхак Касыймовны котлыйбыз 28.02.2024 Габделхак Касыймовны котлыйбыз

«Гостехнадзор»ның Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторының хезмәте югары бәяләнде.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов коллегия утырышында "Гостехнадзор"ның Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймовка озак еллар агросәнәгать комплексында намуслы хезмәте өчен Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Д.Патрушевның Рәхмәтен тапшырды. 


Фәрит Минхаиров: «Туризм - күп җанатарлар җәлеп итми торган спорт төре» 27.02.2024 Фәрит Минхаиров: «Туризм - күп җанатарлар җәлеп итми торган спорт төре»
Минхаировның "Минем тормышымда туризм" китабының презентациясе булды.

Фәрит Фәтхи улы - спорт туризмы буенча легендар тренер, ул соңгы 50 елда 9 спорт мастерын һәм чаңгы туризмы буенча спорт мастерлыгына 14 кандидат әзерләүче шәхес. Ул бу өлкәдә эшләгән хатирәләре белән уртаклашты һәм үз китабыннан хикәяләр укыды.

Кубок Субаш Аты командасында 26.02.2024 Кубок Субаш Аты командасында

Олимпия уеннарына тиң финалда 3:2 исәбе белән өч ел рәттән чемпион булган Хәсәншәех командасын отып Субаш Аты хоккейчылары район башлыгы кубогын яулады.

Бу кечкенә генә Субаш Аты өчен чын мәгънәсендә зур җиңү. Шуңа җиңүчеләрне котларга бозга бөтен авыл халкы чыкты дисәң дә була.

Арчада «Запорожец»ларда ярышлар булды 25.02.2024 Арчада «Запорожец»ларда ярышлар булды
"Запорожец" машиналарында ярышлар үткәрү Арчада матур традициягә әверелде. Ел саен февраль ахырында оештыруда ул. Көннең нинди булуына карамастан, халык та күп җыела. Бүген дә бик күп килгәннәр иде.

Айван авылында Рамил Әскаров истәлегенә волейбол ярышлары булды (ВИДЕО) 24.02.2024 Айван авылында Рамил Әскаров истәлегенә волейбол ярышлары булды (ВИДЕО)
Айванның яшьләр командасы, Айванның "Ветераннар-1", "Ветераннар-2" командалары, Казанның 183 кимназиясе һәм Арча үзәк хастаханәсе командалары ярыша. Ярышлар каты бара. Уңышлар телик үзләренә. Нәтиҗәләр. Айван авылының "Ветераннар-1" командасы 1нче,  Айванның яшьләр командасы - 2нче, Арчаның ЦРБ командасы 3нче, Казан командасы 4нче, Айванның "Ветераннар-2" командасы 5нче урынны алды.

Егетләр көч сынаша 23.02.2024 Егетләр көч сынаша
Кәче мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненэ карата "Ягез эле, егетлэр!" конкурсы уткэрелде. 5-9 нчы сыйныф егетлэреннэн торган "Батырлар" һәм "Патриотлар" командалары турникта тартылу, идәннэн этелу, аркан тартышу буенча һәм төрле эстафеталарда көч сынаштылар. Молодцы, егетләр!

Район Мәдәният йортында Укытучы һәм остаз елы тәмамлануга багышланган тантана булды 22.02.2024 Район Мәдәният йортында Укытучы һәм остаз елы тәмамлануга багышланган тантана булды
22 февральдә район Мәдәният йортында Укытучы һәм остаз елы тәмамлануга багышланган тантана булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов катнашты.

«Наласа азаны» бәйгесе үтте 21.02.2024 «Наласа азаны» бәйгесе үтте
" Наласа мәчетендә "НАЛАСА АЗАНЫ" бәйгесен уздырдык. Әлеге чарада катнашучы һәркемгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Марсель Әхмәдуллин һәм Марсель Вагыйзовка Аллаһның рәхмәте булсын! Алар бәйгедән соң балалар белән осталык дәресләре дә үткәрделәр, азанны дөрес, тәҗвидле, төгәл, аһәңле әйтергә өйрәттеләр.

Арчада Халыкара туган тел көнен билгеләп үттеләр 20.02.2024 Арчада Халыкара туган тел көнен билгеләп үттеләр
Бүген Арчаның “Казан арты” тарих-этнография музеена килгән кунаклар “Тел бистәсе” әдәби-акыл уенында көч сынашты. Әдәбиятыбыз ядкәрләре, “Кызык кадак”, тизәйткечләр әйтү, тел чарлау, фал ачу кебек туган телебезнең байлыгына нигезләнгән күңелле уеннар әлеге бәйгедә катнашучыларның күңеленә хуш килгәндер, мөгаен.

Лицейда очрашу 19.02.2024 Лицейда очрашу
Арчаның Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицеенда җирле иҗатчылар белән нык истә кала торган, чын мәгънәсендә җанлы очрашу булып узды. Мин нәниләр өчен язган шигырьләремне укыганда балалар хисләнделәр, фикерләрен белдереп, үзләре дә катнашып утырдылар. “Селкетеп” дигән шигырьнең эчтәлеге буенча физзарядка да ясап алдык. Марсель Шәрәпов баянда уйнап җырлады, аңа укучылар кушылды.

Замананың шаян әдибе Носыда 18.02.2024 Замананың шаян әдибе Носыда
7 нче февраль көнне Шушмабаш мәдәният  йортында Шушмабаш җирлегенә кергән китапханәләр, мәктәп белән берлектә  Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур, Абдулла Алиш, Муса Җәлил премияләре лауреаты, әдип Ләбиб Лерон белән очрашу узды.

Хәтер кыясы мәңгелек 17.02.2024 Хәтер кыясы мәңгелек
акытны туктатып булмый- ул гел алга бара. Әфганстан сүзе күпләрне бүген дә йокыларыннан куркытып уята. Төзәлмәслек күңел ярасы, ачы хәсрәт китереп, бик күп яшьләребезнең гомерен өзеп, тарихка кереп калган Әфганстан җиреннән, хәрби көчләрнең чыгарылуына быел 35 ел тулды. Шул уңайдан Шекә авыл китапханәсендә, киң катлам укучылар өчен, “Хәтер кыясы мәңгелек” дип исемләнгән чара узды. 

Юбилеең белән, Роза апа! 16.02.2024 Юбилеең белән, Роза апа!

Роза апа бөтен гомерен мәдәният өлкәсенә багышлаган шәхес. Аның тормыш юлы да гыйбрәтле. Кыю  характеры, үҗәтлеге нәтиҗәсендә ул бөтен кыенлыкларны җиңеп чыга ала. Заманында Арча Мәдәният йортын җитәкләде, аны гөрләтте ул. Роза апа кул астында эшләп, аннан үрнәк алган һәм бик күп нәрсәләргә өйрәнеп калган өлкәннәр дә, яшьләр дә котлады ул көнне Роза апаны.


Бүген Арчада әфганчылар җыелды (ВИДЕО) 15.02.2024 Бүген Арчада әфганчылар җыелды (ВИДЕО)
Башта Арча үзәгендәге Әфган сугышынды һәлак булучыларга куелган һәйкәл янына җыелдылар. Район башлыгы Илшат Нуриев та килде. Һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Арча сәнгать мәктәбендә матур һәм дулкынландыргыч очрашу булды. Район үзешчәннәре эчтәлекле концерт куйды. Сугыш һәм тынычлык, әниләр турындагы җырларны күз яшьләрсез тыңлап та булмый...

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре «Арча» радиосы белән берлектә «Гашыйклар тукталышы»н уздырды 14.02.2024 Район мәдәният йорты хезмәткәрләре «Арча» радиосы белән берлектә «Гашыйклар тукталышы»н уздырды

Гашыйклар көненә багышлан «Гашыйклар тукталышы» проекты быел Арчада икенче тапкыр оештырылды

Мәдәният йорты хезмәткәрләре очраклы рәвештә туры килгән алты кешене истәлекле бүләк биреп куандырды бүген. Бүләк алу өчен көн дәвамында "Арча" радиосын тыңларга һәм алып баручы әйткән урынга беренче булып барып җитәргә генә тиеш иде. 

Райондашларыбыз «Ел укытучысы-2024» конкурсының зона этабында катнашты 13.02.2024 Райондашларыбыз «Ел укытучысы-2024» конкурсының зона этабында катнашты

10 нче февральдә «Ел укытучысы-2024» конкурсының зона этабы узды. Конкурс сынаулары үз эченә «Дәрес фрагменты» һәм «Мастер - класс»ны алган иде.

Инглиз теле укытучысы Кәбирова Ләйсән Ильяс кызы һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы Сәйфетдинов Ришат Фәннур улы жюри әгъзаларын һәм башка конкурсантларны үзләренең искиткеч энергетикасы, һөнәр белән мавыгулары, стандарт булмаган фикерләүләре белән таң калдырды.

Урта Курсада күпләр бүләк алды 12.02.2024 Урта Курсада күпләр бүләк алды

Узган шимбәдә Урта Курса авыл җирлегенә кергән авылларда яшәүчеләрнең җыены булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов катнашты.

Җыелышта хуҗалык белгечләре, ширкәт җитәкчесе, авыл җирлеге башлыгы башкарылган эшләр турында чыгыш ясадылар.

Рафаил Төхфәтуллинның тууына 100 ел 11.02.2024 Рафаил Төхфәтуллинның тууына 100 ел
Шул уңайдан Арча үзәк китапханәсендә китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар, “Каурый каләм” әдәби-иҗат төркеме белән матур бер искә алу кичәсе булды.

Укыган догалар аларның рухларына барып ирешсен 09.02.2024 Укыган догалар аларның рухларына барып ирешсен

Арчадан әфганчы Илнур Яруллин хәзерге вакытта яңадан махсус хәрби операция барган зонада. Үз төркемендә мәгълүматлар җибәреп бара.

Луганскида госпитальдә булды, егетләребез, командирлары белән очрашты, аралашты. Хәзерге вакытта ул Ростовта. “Ниһаять, бүген йокладым. Алда бик авыр эш көтә. Аннан юлга чыгам. Йөк белән”, – дип язган иде.

Райондашыбызга дәрәҗәле исем бирелде 09.02.2024 Райондашыбызга дәрәҗәле исем бирелде
Күпьеллык намуслы хезмәте өчен "Арча муниципаль районы идарәче компаниясе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директора Әһлиев Илдус Коттус улына "Татарстан Республикасының атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде.

Яңа Кенәр мәктәбендә футбол буенча осталык дәресе үтте 08.02.2024 Яңа Кенәр мәктәбендә футбол буенча осталык дәресе үтте

«Без 2022 елда Россия футбол берлеге тарафыннан оештырылган “Мәктәптә футбол” (“Футбол в школе”) проектында катнашкан идек», дип хәбәр итте районыбызның Яңа Кенәр мәктәбе директоры Хәмбәл Зарипов

Яңа Кенәр җирлеге физкультура-спорт юнәлешендә элек-электән алга киткән төбәк. Әле дә биредә төрле ярышлар, спорт чаралары еш үткәрелә. Волейбол, хоккей, милли көрәш, гимнастика буенча түгәрәкләр дә даими эшләп килә. Регби буенча укучылар командасы Россия күләмендә уздырылган ярышларда катнашып, призлы урыннар да яулады.

Түбән Оры мәдәният йорты җитәкчесе Ләйсән Бәйрәмова авыл халкына рәхмәтен белдерә 07.02.2024 Түбән Оры мәдәният йорты җитәкчесе Ләйсән Бәйрәмова авыл халкына рәхмәтен белдерә

Түбән Оры авылы халкы мобилизациянең беренче көненнән үк махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә ярдәм күрсәтә.

“Мәдәният йорты җитәкчесе Ләйсән Бәйрәмова оештыра бу эшне. Авыл халкы бик теләп кушыла. Искиткеч актив, олы җанлы, изге күңелле кешеләр яши биредә. Аңа һәм барлык авыл халкына газета аша рәхмәт җиткерергә иде”, – дип шалтыратты безгә Яңа Кенәрдән волонтер Вагыйзә Әгъләмова.

«Пошалым чаналары-2024» фестивале кунакка чакыра 06.02.2024 «Пошалым чаналары-2024» фестивале кунакка чакыра
Тиздән фестиваль янә кунаклар җыярга әзерләнә. Шул хакта Пошалым чаналарын дөньяга танытучы Рөстәм Закиров белән әңгәмә кордык.

Һәммәсенең теләге бер: тиз арада солдатларыбыз җиңү яулап исән-имин өйләренә әйләнеп кайтсын 05.02.2024 Һәммәсенең теләге бер: тиз арада солдатларыбыз җиңү яулап исән-имин өйләренә әйләнеп кайтсын

Тиз арада солдатларыбыз җиңү яулап исән-имин өйләренә әйләнеп кайтсын. Ә әлегә һәркем кулыннан килгәнчә хәрбиләргә ярдәм кулы сузарга тырыша. Бу сүзләр социаль челтәрдә Шекә авыл китапханәсе төркемендә күзгә чалынды. Китапханә җитәкчесе Гөлшат Локманова белән элемтәгә кердек.

Арчаның “Нур” балалар һәм яшүсмерләр телестудиясенә 15 яшь 05.02.2024 Арчаның “Нур” балалар һәм яшүсмерләр телестудиясенә 15 яшь
Бүгенге көнгә кадәр “Нур”лылар тарафыннан 300 телепрограмма, 1000 телесюжет, 25 кыска вакытлы фильм, 20 социаль ролик, 3000 интервью эшләнгән.

«Арча Арена» боз сарае бүген ничек яши? 04.02.2024 «Арча Арена» боз сарае бүген ничек яши?
Без “Арча Арена” Боз сараендагы хоккейчылар уңышларын ишетеп, күреп торабыз. Хоккей гынамы, ял көннәрендә кичләрен тимераякта дәртле музыкага күмәк шуулар яшьләрнең очрашу урынына әйләнде, хәтта ул хәрәкәтле, фигуралы шуулар дискотеканы хәтерләтә.

Чиканас авылы халкы махсус хәрби операция барган зонага өченче тапкыр ярдәм җибәрде 03.02.2024 Чиканас авылы халкы махсус хәрби операция барган зонага өченче тапкыр ярдәм җибәрде

Чиканас халкы элек-электән ярдәмчел, миһербанлы. Ветеран укытучы Рәйсә Мөхәммәтҗанова гел шулай дия торган булган.

Махсус хәрби операция барган зонадагы якташларыбызга ярдәм итүгә дә алар бердәм кушылды. 
Өченче тапкыр инде бөтен Чиканас халкы бер булып, иң кирәк әйберләрне җыеп, туплап, үз исемнәреннән ярдәм оештырып җибәрә.

Арчада “Студентлар десанты” Бөтенроссия акциясе узды 02.02.2024 Арчада “Студентлар десанты” Бөтенроссия акциясе узды

Акция барышында Арча районы буенча бүлегенә Арча гуманитар-техник техникумы студентлары килде.

Россия Эчке эшләр министрлыгының бүлек җитәкчесе урынбасары-шәхси состав белән эшләү бүлеге җитәкчесе полиция капитаны Римма Нурмөхәммәтова эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе Һашим Гарапшин, ЮХИДИнец имтиханнар бүлеге җитәкчесе полиция капитаны Радис Гарифуллин, полиция капитаны Ранил Шәмсетдинов, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча дәүләт бюджет идарәсенең Арча районы буенча бүлекчәсе җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтҗанова белән берлектә студентлар алдында чыгыш ясады. 

Рәхмәт сезгә авылдашлар! 01.02.2024 Рәхмәт сезгә авылдашлар!
Бүген Иске Айван авылы китапханәсе каршында эшләп килүче авылыбызның "Ак калфак" татар хатын - кызлары иҗтимагый оешмасының чираттагы җыены бераз икенче төрлерәк узды. Махсус хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы ир - егетләребезгә ярдәм йөзеннән (80 йомыркадан) кулдан кисеп өй токмачы кисү өмәсе оештырдык.

Арчадан Илдус Сәгъдиевка орден тапшырылды 31.01.2024 Арчадан Илдус Сәгъдиевка орден тапшырылды

Арча педагогика көллияте җитәкчесе Гөлнара Гарипова белән сөйләшеп алдык.

 - Казаннан кайтып килеш. Укытучылар һәм остазлар елының йомгаклау чарасы булды,  - диде ул.  - Бүген бездә зур бәйрәм. Татарстан Республикасы Рәисе  хезмәт ветераны, районның шәрәфле гражданины Илдус Сәгъдиевка Дуслык ордены тапшырды. Үзе мактау сүзләре дә җиткерде."Без аның белән Арчада бергә эшләдек. Ул педучилище директоры, мин райпо рәисе идем. Мин аны бик яхшы кеше, яхшы оештыручы буларак беләм", - диде ул. 

Бүген якташыбыз, Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Айдар Фәйзрахмановның туган көне! 30.01.2024 Бүген якташыбыз, Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Айдар Фәйзрахмановның туган көне!
Бүген, 30 гыйнвар көнне якташыбыз Айдар Фәйзрахмановның туган көне! “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы Сезне туган көнегез белән котлый!

Айдар Файзрахманов (Айдар Фәйзрахманов) 1955 нче елның 30 гыйнварендә Татарстан республикасының Арча районы Урта Бирәзә авылында туа. Кечкенәдән җырчы булырга тели. Мәктәпне бетерүгә, Айдар Казан дәүләт гуманитар-педагогика университетына укырга керә, 1976нчы елда аны уңышлы итеп тәмамлый. Соңыннан Казан Дәүләт кончерваториясенә кереп, аны 1981нче елда бетерә.

Югары Оры клубында 29.01.2024 Югары Оры клубында
Югары Оры авыл клубында  мәктәп балалары һәм яшьләр арасында  шашка ярышы булып үткән. Андый чара биредә ел дә үткәрелә икән. Традициягә әверелде. Балалар дә бик телә катнаша. 

Яңа Кенәрдә гаилә спорт фестивале узды 28.01.2024 Яңа Кенәрдә гаилә спорт фестивале узды
Бүген Яңа Кенәр авылында ТР Хоккей федерациясе тарафыннан оештырылган "Әтиемне, әниемне һәм хоккейны яратам" дип исемләнгән гаилә спорт фестивале узды.
Фестиваль ачылышында Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев, ТР Хоккей федерациясенең башкарма
директоры Кирилл Голубев катнашты.

Соңгы могиканнарның берсен котладык 27.01.2024 Соңгы могиканнарның берсен котладык

Иске Кырлай авылына легендар шәхес Миннефәр Дәүләтбаевны 75 яшьлек юбилее белән котларга бардык

Таза, матур йортның капка төбендә юбилярның улы, районда билгеле, абруйлы шәхес Зөлфәт көтә иде.
– Элекке вакыт булса “Бу йортта атказанган колхозчы Миннефәр Әсхәдулла улы Дәүләтбаев яши“ дигән язу булыр иде, – дим.

Арчаның 7 нче мәктәбендә олимпиада җиңүчеләрен һәм призчыларны котладылар 26.01.2024 Арчаның 7 нче мәктәбендә олимпиада җиңүчеләрен һәм призчыларны котладылар
24 декабря в МБОУ «Арская средняя общеобразовательная школя №7» прошла церемония награждения победителей и призёров муниципального этапа Всероссийской олимпиады школьников. Здесь чествовали  тех, кто стремится к знаниям, кто осознает важность получения качественного образования. Это, несомненно, "золотой фонд" школы, её гордость!

Гомәр Бәширов укулары 25.01.2024 Гомәр Бәширов укулары

Арчаның 7нче мәктәбендә үтте. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Шәмсетдинова яза.

24 гыйнварда Арчаның 7нче мәктәбендә  Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәшировны искә алу, аның иҗатын өйрәнү һәм олылау максатыннан II районара Г.Бәширов  укулары  үтте.  Олуг язучыбыз  татар халкының озак гасырлар тупланган бай һәм катлаулы юлында онытылмас урын алган якты янучы йолдызларыбызның берсе, күренекле татар язучысы, фольклорчы, Гаяз Исхакый, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты.

«Балкыш» балкуын дәвам итә 24.01.2024 «Балкыш» балкуын дәвам итә
"Балкыш" фестиваленең район этабы бара. Хәсәншәех Мәдәният йортында Шушмабаш, Үрнәк, Апаз авыл җирлекләре үзешчәннәре чыгыш ясады. Искиткеч чыгышлар, талантлы өлкәннәребез сокландыра. Берсеннән берсе осталар, сәхнәдә суда йөзгән кебек тоталар үзләрен. Молодцы.

«Балкыш» фестивалендә (видео) 23.01.2024 «Балкыш» фестивалендә (видео)

Төбәк Чокырча авылында яшәүче Гөлфия Рысаева нәфис сүз сөйли. Әнгам Атнабаев язган «ХӨББЕНИСА ӘТӘЧЕ» поэмасын.

Гади генә сөйләү түгел бу. Театральләштерелгән сөйләү. Республика күләмендәге фестивальнең  район этабында оста итеп чыгыш ясап, Гөлфия Рысаевая диплом белән бүләкләнде.

Арча районында кар көрәү өмәсе узды 22.01.2024 Арча районында кар көрәү өмәсе узды
Бүген, 22 гыйнвар көнне, иртәдән оешма, учреждение, предприятие территорияләрен, җәяүле йөри торган урыннарны чистарту максатыннан өмә уздырылды. Эшкә һәркем көрәкләр алып килде.

Габделбәр әфәнде үзләренә кунакка чакырды 21.01.2024 Габделбәр әфәнде үзләренә кунакка чакырды
Яңа Кенәрдә яшәүче актив хәбәрчебез Габделбәр Сабиров бик кызыклы шәхес. Аның имзасы гына да үзе бер иҗат җимеше, руслар әйтмешли, шедевр.
Бер очрашуда Габделбәр әфәнде үзләренә кунакка чакырды: “Безнең якларга килеп чыксаң минем янга да кереп чык әле“, – ди. Моның серен мин соңрак белдем, үзенең яраткан шөгылен күрсәтәсе килгән икән.

Арчада Вахитов урамындагы чишмә суы аруландырылды 20.01.2024 Арчада Вахитов урамындагы чишмә суы аруландырылды
19 гыйнвар - Хач ману көне. Арчада Лин атакай әлеге олы бәйрәм белән котлый. Православие динен тотучылар өчен ул — иң олы дини бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне күпләр махсус урыннарда изгеләндерелгән суда коена. Безнең районда әлеге максатта Арчаның Вахитов урамындагы чишмә суы файдаланыла. Дин атакай әлеге чишмәне аруландырып кайткан.

Россия Герое юбилеен билгеләп үттеләр 19.01.2024 Россия Герое юбилеен билгеләп үттеләр
Арча педагогика көллиятендә Россия Герое Олег Николаевич Исаевның Арча педагогия училищесын тәмамлавына 60 ел тулу уңаеннан пневматик мылтыклардан ату ярышлары булып узды. Ярышларда 12 командадан 47 кеше катнашты. Алар: Арча педагогика көллияте укытучылары, студентлары, Арча агросәнәгать һөнәр көллияте укытучылары һәм студентлары, Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы, Урта Кушкәт мәктәбе командалары, Россия Герое Олег Исаев белән училищеда бергә укыган курсташлары, районның хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветарннар.

Мәктәптән үк әзерлиләр 18.01.2024 Мәктәптән үк әзерлиләр
18 гыйнварда Курса-Почмак урта мәктәбендә Казан дәүләт аграр университеты, Арча район башкарма комитеты, Курса-Почмак урта мәктәбе һәм “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәте арасында хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул кую тантанасы булды.

Арчаның Өлкәннәр һәм инвалидлар йортында 17.01.2024 Арчаның Өлкәннәр һәм инвалидлар йортында
Арчаның Өлкәннәр йортында гел очрашулар булып тора. Анда яшәүчеләргә күңелсезләнергә ирек бирмиләр. Район ветераннар советы, Айван мәдәният йорты үзешчәннәре, район җырчылары Расих Галимҗанов, Дамир Шакиров, биредә яшәүчеләр бик матур концерт куйдылар. Эчтәлекле иҗади очрашу булды ул.

Түбән Камада арчалар кул көрәшендә 16.01.2024 Түбән Камада арчалар кул көрәшендә
10-13 гыйнвар көннәрендә Түбән Камада еул көрәше буенча Идел буе федераль округы беренчелегенә ярышлар булды. Арча спорт мәктәбе спортчылары Татарстан Республикасы җыелма команда составында чыгыш ясадылар

Ягьфәр Шәмиевны бүләкләделәр 14.01.2024 Ягьфәр Шәмиевны бүләкләделәр
Арчада яшәүче ветеран педагог Ягьфәр Шәмиевны 85 яшьлек юбилее белән котладылар. Район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

Яңа Кенәрдә хәйрия волейбол ярышы узды 12.01.2024 Яңа Кенәрдә хәйрия волейбол ярышы узды

Авыл җирлегеннән махсус хәрби операциягә китүче 25 егет хөрмәтенә спорт ярышы оештырылды.

Спорт чаралары оештыруга җитди караучы әлеге авыл җирлегендә спортчы егет-кызлар бихисап. Кайсы спорт төрен генә алсаң да, бу җирлек алдынгылар рәтендә бара. 
Волейбол ярышлары әле декабрь аенда гына булып узса да, авылның спорт сөючеләре кабат мәктәп спорт залына җыелды. Бу юлы гади ярышлар гына түгел, махсус хәрби операциягә китүче 25 егет хөрмәтенә багышланган волейбол уеннары узды. 

Якташыбыз Әнәс Әскәровны зур бүләге белән котлыйбыз! 11.01.2024 Якташыбыз Әнәс Әскәровны зур бүләге белән котлыйбыз!
Якташыбыз, "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте филиалы "Идел-пресс" полиграфия нәшрият комплексы җитәкчесе Әнәс Тәлгать улы Әскәров II дәрәҗәдәге Россия Федерациясенең "Ватан алдындагы хезмәтләре өчен" орден медале белән бүләкләнде. Котлыйбыз! 2020 елда ул "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" орден медале белән бүләкләнде. 

Ташкичү Мәдәният йортында хәрбиләргә ярдәм итәләр 10.01.2024 Ташкичү Мәдәният йортында хәрбиләргә ярдәм итәләр
Ташкичә авылы халкы хәрбиләргә ярдәм итүен дәвам итә. Бу көннәрдә дә алар тик утырмаганнар. Бу хакта Ташкичү Мәдәния йортының социаль челтәрләрдәге битендә хәбәр ителә. 

Яңа Кенәр Мәдәният йортында «Яңа ел әкияте» бәйрәме узды 09.01.2024 Яңа Кенәр Мәдәният йортында «Яңа ел әкияте» бәйрәме узды
Яңа Кенәр мәдәният йортында "Яңа ел әкияте" дип исемләнгән бәйрәм булып узды. Балалар рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр, Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр.

Якташыбыз Фәрит Минхәеровның яңа китабы чыкты 08.01.2024 Якташыбыз Фәрит Минхәеровның яңа китабы чыкты

Ул «Минем томышымда туризм» дип атала. Озак еллар педагогия көллиятендә укыткан якташыбыз Фәрит Минхәеровны райондашларыбыз туризм өлкәсен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес буларак белә. Ул күп еллар педагогия көллиятендә укытты, туризм буенча тренер булып эшләде. Аның кул астында шөгыльләнгән укучылар республика гына түгел, бөтенроссия ярышларында җиңүләр яулый. 25 тапкыр призер, 5 тапкыр Россия чемпионы була алар.

Арчада шахмат уенына оста гаиләләр көч сынашты 07.01.2024 Арчада шахмат уенына оста гаиләләр көч сынашты
Арча районының «Укучылар сарае» өстәмә белем бирү оешмасы Гаилә елы уңаеннан «Папа, мама, я - шахматная семья» турниры оештырды.

Питомник клубында балаларга бәйрәм оештырдылар 06.01.2024 Питомник клубында балаларга бәйрәм оештырдылар
Арча. Питомник клубында, Яңа ел каникуллары вакытында, "Исәнме, Яңа ел" исемле чара үткәрелде.Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар уеннар уйнадылар,Әлбәттә, күчтәнәчкә конфетлар да өләштелзр. Афәрин, Питомник клубында (җитәкчесе Нәсимә Гарифуллина) оештыра беләләр!

Итекле хоккейда кемнәр җиңде? 05.01.2024 Итекле хоккейда кемнәр җиңде?

Көн салкын булу дә куркытмый спортчыларны. Табигать тә аларга уң белән борылды. Салкын булса да, битләрне өтеп алырлык җиле юк, кыздырмаса дә, кояш та чыгып тора.

Итекле хоккей ярышы үткәрү бездә традициягә әйләнеп бара. Командалар саны дә арта. Быел алты команда - хакимият, спорт мәктабе, мәгариф идарәсе, көрәшчеләр, эчке эшләр бүлеге, "Металл" ширкәте командалары катнашты.

Кыш бабай белән Кар кызы Арча районы үзәк хастаханәсендә 04.01.2024 Кыш бабай белән Кар кызы Арча районы үзәк хастаханәсендә
Кыш бабай белән Кар кызы Арча районы үзәк хастаханәсенә килгән. Авыру сорап килми бит, бәйрәм белән дә хисаплашмый. "Яңа елныз хастаханәдә каршыларга мәҗбүр булган нәни дусларыбызга бүләкләр тараттык. Сабыйларның тиз арада сәламәтләнүләрен телибез, Аллаһы шифасын бирсен", - дип яза Телеграм каналында Кар кызы, Арча Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Ләйлә Хәкимова.

Сәгыйдәбану әбигә – 100 яшь! 03.01.2024 Сәгыйдәбану әбигә – 100 яшь!
Район башлыгы Илшат Нуриев 2 гыйнварда Яңа Кенәр авылында яшәүче Сәгыйдәбану Хәбибуллинаны 100 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләкләр тапшырды.

Технопарк кайчандыр хыялда гына иде 02.01.2024 Технопарк кайчандыр хыялда гына иде

Районда кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше ни дәрәҗәдә? Шәхси ярдәмче, фермер хуҗалыклары ничек эшләп килә? Үзмәшгульлекне сайлаучылар саны артамы?

Иҗтимагый советның чираттагы утырышында сүз нигездә шул хакта барды. Бик кызыклы, бай эчтәлекле килеп чыкты ул. Сораулар да, тәкъдимнәр дә күп булды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Инсаф Габделгазизов районның икътисади күрсәткечләре белән таныштырды. 

Арча стадионында Үзәк сәхнәдә иске елны озату (видео) 01.01.2024 Арча стадионында Үзәк сәхнәдә иске елны озату (видео)

Дәртле музыка-җырлар биесен генә китереп тора.

Арчалар бәйрәмне оештыра беләләр. Үзебезнең үзешчәннәр менә дигән! Рәхмәт, халыкның күңелен күрә беләләр. Яңа ел белән! Шатлык сөенечләр белән килсен! 

Кәче мәктәбе янында матур... 01.01.2024 Кәче мәктәбе янында матур...
Яңа ел алдыннан хезмәт коллективлары тырышып үз тирәләрен матурлыйлар. Яңа ел рухы кертәләр. Күрегезче, Кәче мәктәбе үз тирәсенә нинди сыннар ясап куйган!

"Арча якташлыгы" җәмәгать оешмасы җитәкчесе Фәнис Мөсәгыйтовның Яңа ел котлавы! 31.12.2023 "Арча якташлыгы" җәмәгать оешмасы җитәкчесе Фәнис Мөсәгыйтовның Яңа ел котлавы!
Сезне ихлас күңелдән якынлашып килүче яңа 2024 ел белән котлыйм!

Яңа ел – якты өметләр бәйрәме ул. Киләчәккә өмете зур булган кеше барлык кыенлыкларны да җиңәргә сәләтле. 2024 ел безнең барыбыз өчен дә матур эшләр, яңа казанышлар һәм рухи күтәрелеш, кыенлыкларны җиңү елы булсын! Яңа елда барыбызга да бердәмлек, татулык, сәламәтлек, зирәк акыл һәм хәерле эшләр телим! Яңа елда барлык изге ниятләрегез тормышка ашсын!

Яңа ел ялларында арчаларны нинди мәдәни-күңел ачу чаралары көтә? 31.12.2023 Яңа ел ялларында арчаларны нинди мәдәни-күңел ачу чаралары көтә?
31 декабрьдән 13 гыйнвар аралыгында Үзәк стадионда булачак чаралар программасын тәкъдим итәбез

Яңа ел ялларында булачак спорт чаралары 31.12.2023 Яңа ел ялларында булачак спорт чаралары

Спорт чараларына рәхим итегез

“Арча” спорткомплексында узачак чаралар

“Үзәк” мәчете каршында “Кеше приюты” ачу планлаштырыла 30.12.2023 “Үзәк” мәчете каршында “Кеше приюты” ачу планлаштырыла

Арча шәhәре “Үзәк” мәчетендә  имамнар hәм мөгаллимәләр җыелышы булып узды. Анда 2023 елга йомгак ясалды.

Җыелыш Коръән аятләре укып башланып китте. Көн тәртибендә күп кенә сораулар күтәрелде. Киләсе елга планнар да билгеләнде.

Яңа Кырлай урта мәктәбе 70 еллык юбилеен билгеләп үтте. 29.12.2023 Яңа Кырлай урта мәктәбе 70 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Бөтен Татарстанга данлыклы, күренекле шәхесләргә бай Яңа Кырлай урта мәктәбе 70 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Яңа Кырлай авылын республикада гына түгел, чит төбәкләрдә дә Габдулла Тукай белән бәйле авыл буларак беләләр. Биредә моннан 70 ел элек ачылган урта мәктәп тә лаеклы рәвештә бөек шагыйребезнең исемен йөртә.

Арчада район башлыгының Чыршы бәйрәме узды 28.12.2023 Арчада район башлыгының Чыршы бәйрәме узды

26 декабрьдә мәдәният йортына районыбызның иң актив, иң алдынгы, иң сәләтле укучылары җыелды.

Елның ахыргы көннәрендә алдынгы укучыларга бәйрәм бүләк итү матур традиция булып тора. Район башлыгының Чыршы бәйрәмендә ел нәтиҗәләре буенча мактауга һәм рәхмәт сүзләренә лаек 100гә якын бала катнашты. 

Арчада мөмкинлекләре чикле балалар өчен Чыршы бәйрәме узды 27.12.2023 Арчада мөмкинлекләре чикле балалар өчен Чыршы бәйрәме узды

25 декабрьдә район мәдәният йортына сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар чакырылды.

Иң элек бәйрәм фойеда чыршы янында алып барылса, соңрак балалар залга үтте һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән “Югалган хатлар эзеннән” исемле тәрбияви спектакль  карадылар. 

Шәрык бистәсендә яшәүчеләр бәйрәмне үзләре ясыйлар 26.12.2023 Шәрык бистәсендә яшәүчеләр бәйрәмне үзләре ясыйлар

Узган җомгада шәһәрнең Шәрык бистәсендә Г.Бәширов урамындагы балалар мәйданчыгында Яңа ел чыршысын кабызу тантанасы булды.

Әлеге балалар мәйданчыгы узган ел грант акчасы исәбенә җиһазландырылган иде. Янәшәдә футбол кыры да төзелде. Ачу тантанасын да бик матур итеп  оештырганнар иде.

Русча да яхшы бел, татарча да яхшы бел: һөнәри осталык республика бәйгесе үтте 25.12.2023 Русча да яхшы бел, татарча да яхшы бел: һөнәри осталык республика бәйгесе үтте

Рус телле тәрбиячеләрнең “Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим – 2023” һөнәри осталык республика бәйгесе үтте.

Анда республиканың төрле төбәкләреннән килгән татар телен белгән һәм балалар белән татар телендә дә эшләүче рус телле тәрбиячеләр көч сынашты. Арчадан беренче балалар бакчасы тәрбиячесе Дарья Лесенко  татар телен белүдә үзенең көчен сынады.

Арчада Бөтенроссия «Шәҗәрә - моя родословная» бәйге-фестиваленең финалы узды (видео) 24.12.2023 Арчада Бөтенроссия «Шәҗәрә - моя родословная» бәйге-фестиваленең финалы узды (видео)
Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы районнарының мәгариф һәм мәдәният оешмалары белән берлектә берничә ел дәвамында оештырылып килүче «Шәҗәрә - моя родословная» бәйгесендә 200дән артык мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашты

Чулпан авылында яңалык 23.12.2023 Чулпан авылында яңалык

Чулпан авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Тантанага авыл халкы дә җыелды. "Авылыбыз кечкенә булса да, соңгы вакытта матурая. Иске мәктәптән менә дигән клуб ясадылар. Бөтен уңайлыклары булган фельдшер-акушерлык пункты сафка басты. Балалар бакчасы дә булса", - диделәр чулпаннар.

Район газетасы «Ел лидеры - 2023» исеменә лаек булды 22.12.2023 Район газетасы «Ел лидеры - 2023» исеменә лаек булды

"ТАТМЕДИА"да ел йомгакларына багышланган киңәшмә узды, агымдагы ел эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Киңәшмә залына барлык филиал җитәкчеләре җыелган иде. 

"ТАТМЕДИА" Республика массакүләм һәм мәгълүмат чаралары җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев ел дәвамында аеруча яхшы эшләгән редакцияләрне атады.

Мохтаҗ балалар өчен бәйрәм узды 21.12.2023 Мохтаҗ балалар өчен бәйрәм узды
20 декабрь көнне М.Горький урамында урнашкан балалар уен мәйданчыгында мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәпнең башлангыч классларында белем алучы ятим һәм ата- аналарыннан караучысыз калган балалар өчен елка бәйрәме булып узды.

«Шәҗәрә - моя родословная» 20.12.2023 «Шәҗәрә - моя родословная»

Ел да уздырылып килүче Россиякүләм бәйгенең йомгаклау этабы быел Арчада узды.

Шунысы куандыра - «Шәҗәрә - моя родословная» бәйгесендә 200дән артык катнашучы арасыннан иң шәп хезмәт язучы дип районыбыз укучысы танылды. Иске Чүриле мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Гүзәл Вәлиева - гран-при иясе. 

Иске Чүриледә узган көрәш нәтиҗәсе 19.12.2023 Иске Чүриледә узган көрәш нәтиҗәсе
Иске Чүриле мәктәбе спорт залында “Яңарыш” агрофирмасы җитәкчесе Садыйков Илгизәр Минневалиевич призына көрәш ярышлары үткәрелде.
Ярышта районыбыз мәктәпләреннән 112 яшь көрәшче катнашты.

Якташыбыз язучы Зиннур Тимергалиевның махсус хәрби оперциягә киткән энесе бүген госпитальдә 18.12.2023 Якташыбыз язучы Зиннур Тимергалиевның махсус хәрби оперциягә киткән энесе бүген госпитальдә

Дүрт кеше урамда калган. Ярдәм итик, райондашлар! 17.12.2023 Дүрт кеше урамда калган. Ярдәм итик, райондашлар!

Әтнә районы Олы Мәнгәр авылында  Рафис Сәлахетдинов хужалыгында янгын чыгып, дурт кеше урамда калган.

Бур керсә, берничә әйберне ала, янгын бөтенесен юкка чыгара. Үз көчләре, үз тырышлыклары белән барысын да булдырганнар иде. Күп итеп кош-корт, терлек асрадылар, эшенә дә өлгерделәр. Рафис та, хатыны Рәзинә дә, балалары дә алны- ялны белми эшли торган бик тырыш кешеләр. Кеше хәленә керә беләләр, ярдәм итәргә әзер торалар.

73 яшьлек Нургали Әхмәтҗановны почтаның язмышы борчый 17.12.2023 73 яшьлек Нургали Әхмәтҗановны почтаның язмышы борчый

Нургали абый Әхмәтҗанов белән без ишегалларында очраштык. Ит ватып йөри иде.

Куян бүрек, телогрейка белән – чын авыл ир-аты! Нинди йомыш белән йөрүебезне аңлатуга ул үз фикерләрен җиткерде.

Еллар үтәр, хәтер җуелмас 16.12.2023 Еллар үтәр, хәтер җуелмас

9 декабрьдә илебез Ватан Геройлары көнен билгеләп үтә. Шушы уңайдан безнең районда да күп кенә чаралар уздырыла

“Казан арты“ тарих-этнография музеенда үткәрелгән кичәдә район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Ул үзенең чыгышында районыбызның дүрт Советлар Союзы Герое, алты Социалистик Хезмәт Герое бирүен билгеләп үтте.

Китмәгез, торналар! (ВИДЕО) 15.12.2023 Китмәгез, торналар! (ВИДЕО)
Район мәдәният йортында башкорт язучысы Таңчулпан Гарипованың "Китмәгез торналар" спектакле булды. Спектакльне Иске Ашыт мәдәният йорты каршындагы "Сәяра" халык театры үзешчәннәре куйды. Җитәкчеләре һәм режиссеры Татарстанның халык җырчысы Фердинанд Фәтхи. 

Арча педагогия көллияте коллективы бүләкләнде 14.12.2023 Арча педагогия көллияте коллективы бүләкләнде
“Абилимпикс” инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикле затлар арасында һөнәри осталык буенча Милли чемпионатның финалына Татарстан Республикасы командасын әзерләүгә керткән өлешләре өчен Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте коллективы Министрлар Кабинеты Рәхмәте белән бүләкләнде.

Сөрдедә мәдәният йорты, Шурада яңа клуб ачылды. (Видео) 13.12.2023 Сөрдедә мәдәният йорты, Шурада яңа клуб ачылды. (Видео)

Ныклап төзекләндерелгәннән соң Сөрдедә мәдәният йорты, Шурада яңа клуб ачылды. Әлеге авыллар өчен үзе бер зур бәйрәм.

Ал тасманы кисеп эчкә үттек. Яңартылган, якты, җылы, 120 урынга исәпләнгән тамаша залы, китапханәсе һәм башка уңайлыклары булган  мәдәният йорты урамнан ук үзенә тартып тора.

Рәфкать Шәйдуллин: «Буш вакытларда газета-журналлар укыйм» 12.12.2023 Рәфкать Шәйдуллин: «Буш вакытларда газета-журналлар укыйм»

Тырыш халык яши Иске Кырлайда. Нурисә һәм Рәфкать Шәйдуллиннарны гына алыйк.

Туксан баш каз үстергәннәр. Узган ел 75 кенә иде, диләр. Болай барса, киләсе елга йөзне дә узулары бар.

– Суеп, сатып та бетердек инде. Каз маеннан гына да тугыз мең сум акча эшләдек, – диде Нурисә апа.
Бер каз гына булса ярый да, аның өстенә әле сыеры, дүрт баш үгезе, бозавы, 39 тавыгы бар.

Мактаулы исемгә лаек булдылар 11.12.2023 Мактаулы исемгә лаек булдылар
Мәдәният өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен Питомник клубы җитәкчесе Нәсимә Гарифуллина һәм Ташкичү Мәдәният йорты директоры Гөлфия Мәгъсумова  “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек булдылар

Арчадан Зөлфирә ханым мәскәүләрне өйрәтте 10.12.2023 Арчадан Зөлфирә ханым мәскәүләрне өйрәтте
Арчадан Зөлфирә Шакировна Мәскәүдә Татарстан көннәрендә катнашты. Ул  Халык Хуҗалыгы Казанышлары күргәзмәсендә осталык классы күрсәтте.


Новости 1 - 100 из 3499
Страницы: