Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
21.03.2021
Булат Нуретдин улы Сәләхов 1952 елның 21 мартында хәзерге Арча районы Алан авылында туа. Алан башлангыч, 1963-1968 елларда Югары Курса сигезьеллык мәктәпләрендә укый. 1968-1970 елларда Кукмара һөнәр училищесында белем ала, Казан киез итек фабрикасында эшли. 1972-1974 елларда Байконурда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1974 елда комсомол юлламасы белән Яр Чаллы шәһәренә килә, 15ел Кама автомобиль заводы төзелешендә эшли.
Илдар Хаҗи җитәкләгән "Энергетик" мәдәният сарае каршында оешкан Халык театрына йөри һәм төрледән-төрле образлар иҗат итә. 1984-1989 елларда, читтән торып, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының режиссерлар әзерләү бүлеген тәмамлый. 1990 елда Чаллыда яңа оешкан татар дәүләт профессиональ драма театрына эшкә килә һәм театрга нигез салучыларның берсе була. Булат Сәләхов 80 нән артык роль иҗат итте, режиссер буларак уннан артык спектакльне сәхнәгә куйды. 2017 елда "Яратылмый калган ярлар" пьесалар җыентыгы басылып чыкты.
Бүгенге көндә Булат Сәләхов гаиләсе белән Яр Чаллы шәһәрендә яши, Чаллы татар дәүләт драма театрында эшли.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
2009 — Татарстанның халык артисты
2011 — Дамир Сираҗиев исемендәге премия
2014 — «Тантана» премиясе — «Иң яхшы актерлар ансамбле» номинациясендә
2020 — «Тантана» премиясе — «Намус һәм тугърылык. Фидакарь хезмәт өчен» номинациясендә
Якташыбыз Булат Сәлаховны туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 21 март көнне, якташыбыз Булат Сәлаховның туган көне! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә!Булат Нуретдин улы Сәләхов 1952 елның 21 мартында хәзерге Арча районы Алан авылында туа. Алан башлангыч, 1963-1968 елларда Югары Курса сигезьеллык мәктәпләрендә укый. 1968-1970 елларда Кукмара һөнәр училищесында белем ала, Казан киез итек фабрикасында эшли. 1972-1974 елларда Байконурда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1974 елда комсомол юлламасы белән Яр Чаллы шәһәренә килә, 15ел Кама автомобиль заводы төзелешендә эшли.
Илдар Хаҗи җитәкләгән "Энергетик" мәдәният сарае каршында оешкан Халык театрына йөри һәм төрледән-төрле образлар иҗат итә. 1984-1989 елларда, читтән торып, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының режиссерлар әзерләү бүлеген тәмамлый. 1990 елда Чаллыда яңа оешкан татар дәүләт профессиональ драма театрына эшкә килә һәм театрга нигез салучыларның берсе була. Булат Сәләхов 80 нән артык роль иҗат итте, режиссер буларак уннан артык спектакльне сәхнәгә куйды. 2017 елда "Яратылмый калган ярлар" пьесалар җыентыгы басылып чыкты.
Бүгенге көндә Булат Сәләхов гаиләсе белән Яр Чаллы шәһәрендә яши, Чаллы татар дәүләт драма театрында эшли.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
2009 — Татарстанның халык артисты
2011 — Дамир Сираҗиев исемендәге премия
2014 — «Тантана» премиясе — «Иң яхшы актерлар ансамбле» номинациясендә
2020 — «Тантана» премиясе — «Намус һәм тугърылык. Фидакарь хезмәт өчен» номинациясендә
Календарь событий
Абҗабар Ак Чишмә Ак-Чишма Алан Алга Көек Алга-Куюк Апайкина Гарь Арняш Ашабаш Ашитбаш Ашытбаш Венета Верхние Аты Верхние Верези Верхние Метески Верхний Азяк Верхняя Ура Гарталовка Город Арск Губурчак Гөберчәк ж/д рзд Корса ж/д рзд Чурилино Ильдус Иске Ашыт Иске Иябаш Иске Йорт Иске Кенәр Иске Муй Иске Төрнәле Иске Чүриле Иске Җөлби Иске-Юрт Казанбаш Казанка Казиле Казылино Каратай Каргалы Кече Әтнә Кзыл-Игенче Кзыл-Яр Кишметьево Кишмәт Клачи Кошлауч Красная Горка Кукче-Верези Культесь Курайван Курса Кушлавыч Кшкар Кызыл Игенче Кызылъяр Кысна Кышкар Кәче Көтек Малая Атня Малые Турнали Мамся Мендюш Михайловка Мурали Мәмсә Мөндеш Мөрәле Нижние Метески Нижний Пшалым Нижняя Корса Нижняя Ура Новая Серда Новый Кинер Новый Кишит Новый Кырлай Новый Яваш Носы Пионер Пичментау Платоновка Починок-Поник Пшенгер рзд Сарай-Чекурча Сарай-Чокырча Сердебаш Сеҗе Сиза Сикертан Средние Аты Средние Верези Средний Пшалым Средняя Корса Средняя Серда Старая Масра Старые Турнали Старый Ашит Старый Кинер Старый Кишит Старый Кырлай Старый Муй Субаш-Аты Сюрда Сәрдәбаш Сөрде Татар Кадрәге Татарское Кадряково Ташкичү Толонгер Тылангыр Түбән Аты Түбән Курса Түбән Мәтәскә Угез-Елга Урнашбаш Урняк Урта Аты Урта Бирәзә Урта Курса Утар Аты Утар-Аты Утня Учили Хасаншаих Четыре Двора Чиканас Чулпан Чулпаново Чума-Елга Шекә Шеленегер Штерә Штырь Шура Югары Бирәзә Югары Курса Югары Масра Югары Мәтәскә Югары Оры Якты-Көн Янга-Сала Яңа Ашыт Яңа Иябаш Яңа Кенәр Яңа Сәрдә Яңа Чүриле Яңасала Әрнәш Өтнә Өчиле