События

Проектны тормышка ашыру тәмамланды 29.07.2021 Проектны тормышка ашыру тәмамланды

«Спорт велотуризмы–яшьләрне сайлау»проекты кысаларында планлаштырылган чараларны тормышка ашыруны тәмамлады.

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча шәһәре муниципаль берәмлегенең "Үзәк территориаль иҗтимагый үзидарәсе" җирле иҗтимагый оешмасы Арча Укучылар сарае белән берлектә «Спорт велотуризмы–яшьләрне сайлау»проекты кысаларында планлаштырылган чараларны тормышка ашыруны тәмамлады. 

Шушма елый: балыкчылар, елга аяныч хәлдә, дип зарлана 28.07.2021 Шушма елый: балыкчылар, елга аяныч хәлдә, дип зарлана
«Җәй җитте исә, Шушма елгасы ара-тирә яшел-ак төскә керә. Быел да берничә тапкыр шундый хәл кабатланды. Инде хәзер балыклар күпләп үлә башлады. Сасы истән елга янына килә торган да түгел. Бу хәлгә күңелебез бик әрни. Безгә ярдәм итә алмассызмы?» Балтач районы балыкчылары редакциягә әнә шулай дип мөрәҗәгать итте.

Министр Арчада 27.07.2021 Министр Арчада

27 июльдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары–авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Арча районына килде. Аны район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде.

Марат Җәббаров “Яңарыш” ширкәтенең Иске Чүриле авылында яңа төзелә торган сөтчелек комплексында булды. Биредә 300әр сыерга исәпләнгән биш торак төзү күздә тотыла. 300 баш сыерны быел ук кертәчәкләр.

Яңа комплекслар төзелә 26.07.2021 Яңа комплекслар төзелә

26 июльдә Арча районы башлыгы Илшат Нуриев “Яңарыш” ширкәтендә төзелә торган сөтчелек комплексында булды, шулай ук яңа төзелә башлаган азык үзәген карады.

Ширкәттә сөтчелек комплексының беренче өлешен быел тапшыруга әзерлиләр.

Район башлыгы ширкәтнең терлекчелек өлкәсендә алып барган эшләренә югары бәя бирде.

Бөтенроссия мөселман балалары сабан туе узды 25.07.2021 Бөтенроссия мөселман балалары сабан туе узды
Балтач районының Бөрбаш авылында Бөтенроссия мөселман балалары сабан туе узды. Сабантуйның күрке булып быел да татарча көрәш ярышлары торды.

Матур гадәт буенча балалар арасында ярышларның төп бүләге - скутер иясе дә ачыкланды. Быел ул Балтач районыннан Ильяс Юсуповка эләкте. Котлыйбыз!

“Эх, чәчәкләре дә чәчәкләре!” дигән исем астында чәчәкләргә күмелеп утырган иң матур йортлар барланды. 24.07.2021 “Эх, чәчәкләре дә чәчәкләре!” дигән исем астында чәчәкләргә күмелеп утырган иң матур йортлар барланды.
Мондый чара Питомник бистәсендә күп еллардан бирле үтә. Алдагы елларда ул бәйге формасында оештырыла, соңыннан урам бәйрәмендә җиңүчеләргә бүләкләр дә тапшырыла иде.

Быел заман чире тагын андый чараларга нокта куйды, әмма Питомник клубы җитәкчесе Нәсимә Гарифуллина традицияне дәвам итеп, чәчәкле йортларның фотоларын инстаграм битендә күрсәтеп барырга булды.

“Кайбер басуларда 45 көн буе бер тамчы яңгыр төшмәде" 23.07.2021 “Кайбер басуларда 45 көн буе бер тамчы яңгыр төшмәде"

Бу Ходайның рәхмәте киңдер, бер күлмәккә ике җиңдер, дип әйтергә ярата иде безнең авылның Ризван абый.

Әле бер-ике көн генә элек үзебезнең бәрәңге җиренә барып килгән идем. Шау чәчәктә утыра бәрәңгеләр, карап торырга да күңелле. Бер-ике әйбәт яңгыр эләккән иде шул аларга. Эссе һавада дым тиз оча, эх, мин әйтәм, тагын бер яхшы яңгыр булсачы!

Бәрәңге темасын дәвам итеп, бер хикмәтне дә әйтеп үтим инде. Быелгы кебек эссе җәйдә колорадо коңгызлары котырыр инде, дип көткән идем. Алдан ук агуын да алып куйдым. Тик юк алар! Башка елларны бәрәңге тишелгәндә үк ябышып чыгалар иде. Кемнәрдер бездә күп, син агулап утырткансыңдыр, диләр. Юк, яз көне агуга якын да килгән юк, бүлбеләрне агулап утыртуны күңел кабул итми.

Әнәс Кәримов та ул елларны матур итеп искә ала 22.07.2021 Әнәс Кәримов та ул елларны матур итеп искә ала
Сүзем Әнәс Кәримов турында.Мин аны Шушмабаш авыл Советы рәисе булып эшләгән елларыннан беләм.

Аңа кадәр сигез ел салым инспекторы булган. Шушмабаш авыл җирлеге һәрвакыт уңышлы эшләүчеләр рәтендә бара, шулай ук алгы сафларда булган “Северный” хуҗалыгы булу үзе бер бәхет инде. Барлык мәсьәләләрне бергәләп хәл итәләр. Әнәс Кәримов та ул елларны матур итеп искә ала.

2005 елдан аны яңа оешкан “Кырлай” ширкәтенә җитәкче итеп чакыралар. Зур үзгәрешләр башланган еллар бу. Инвестор Габделхәй Кәримов үзе белән районга күп яңалыклар алып килде. Игенчелектә дә, терлекчелектә дә яңа технологияләр кертелде, хуҗалык районда гына түгел, республика буенча да алдынгылар рәтенә чыкты.

Узган җомгада хезмәттәшләре Әнәс Кәримовны 50 яшьлек юбилее белән котладылар.

Гөлчирә апа киңәшләре 21.07.2021 Гөлчирә апа киңәшләре
Авылда аның йорт номерына яттан белә халык. Күрәсең, Арчаның Наласа авылына Гөлчирә апа Нәҗметдинованы сорап килүчеләр аз түгел. Үзе ул пенсиягә чыкканчы китапханәче булып эшләгән. “Пенсиядә рәхәтләнеп шигырьләр язып, үзем теләгәнчә генә яшәрмен дигән идем. Әле алай эшләп булмый, ярдәм сорап килүчеләр күбәя генә”, – ди ул.

Арчада Корбан гаете 20.07.2021 Арчада Корбан гаете

Бүген районыбызның барлык мәчетләрендә Корбан гаете уңаеннан бәйрәм намазлары укылды.

Төп бәйрәм чарасы Арча шәһәре Үзәк мәчетендә үтте. Иртәдән гаетебезне Коръән аһәңе белән нурландырып, Кәлам Шәриф аятьләре укылды. Раббыбызның рәхмәтендә буларак, яңадан безгә ачык мәчетләр һәм тыныч вәзгыять биргәне өчен, күркәм бәйрәм көннәрендә күбрәк дога кылып, рәхмәт- шөкерләребезне әйтсәк иде, Раббыбыздан бер-беребезгә изгелек теләп, мәгъфирәт сорасак иде.
Корбан гаете тагын бер кат тормышта һәрберебезгә мәрхәмәтле һәм сабыр булырга кирәклек турында искәртеп, әби-бабаларыбыздан килгән рухи кыйммәтләргә якынаю, Җир йөзендә игелекле эшләр генә башкару һәм әхлакый камилләшү юлында тагын бер адым алга атлау мөмкинлеге бирде.


Өлешемә тигән көмешем 19.07.2021 Өлешемә тигән көмешем

8 июль Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә.

Быел бу уңайдан Арчада район башлыгы Илшат Нуриев һәм аның хатыны Гөлнур ханым исеменнән иң яхшы гаиләләрне тантаналы төстә кабул итү блды. Мондый мөһим чара районда беренче тапкыр үткәрелде. Кунаклар арасында озак еллар бергә гомер итүче парлар да, күп балалы әти-әниләр дә, хезмәт династияләре вәкилләре дә, авыл җирлекләрендә яшәүче хөрмәткә лаек гаиләләр дә бар иде.

Арчада "Автоледи-2021" үтте 18.07.2021 Арчада "Автоледи-2021" үтте
Арчада "Автоледи2021" үтте. Анда транспорт белән идарә итүче 9 хатын-кыз катнашты. Беренче урынны Гөлнара Фәйзрахманова яулады. Икенче Айгөл Исламова, өченче урында Аделя Мөхәммәтҗанова.

Күзгә күренми, әмма бик тә кирәкле 17.07.2021 Күзгә күренми, әмма бик тә кирәкле

Җәй җитүгә Арча чәчәкләргә күмелә. Тик алар карап тормасаң, үзләре үсми. Бигрәк тә быелгы кебек эссе, коры җәйдә.

“Жилкомбытсервис” ширкәтенең төп эше – шәһәрне төзекләндерү. Көн дә иртән кешеләр йокыдан торганчы махсус техника чәчәкләргә, юлларга су сиптерә, эшчеләр эссе кояш астында чүпләрен утый. Кышын урамнарны кардан чистарталар. Язын агачлар кисәләр. Көндәлек күзгә күренми торган әмма бик тә кирәкле хезмәтләр.

Элек каты коммуналь калдыкларны түгүне дә бу оешма башкара иде. Тик ике ел элек аны икенче оешмага йөкләделәр. Әмма аның белән “Жилкомбытсервис” ширкәте күрсәткән хезмәтләр кимемәде, киресенчә, яңалары гына өстәлде.

"Истәлекләрен безгә җиткерде" 16.07.2021 "Истәлекләрен безгә җиткерде"
Без  бүген, 15 июльдә Урта Курса авылында туып-үскән якташыбыз,  хезмәт ветераны,  төрле темаларга бик күп мәкаләләр һәм кызыклы хикәяләр иҗат иткән Рөстәм Хәбибулла улы  Бакировны юксынып искә алабыз. Ул быел март аенда безнең арабыздан китте, аңа бүген  86 яшь  тулган булыр  иде. Без, музей хезмәткәрләре, Рөстәм абый белән даими аралашып , хәл белешеп яшәдек. Очрашканда ул үзе белем алган Югары Курса җидееллык һәм Сеҗе урта мәктәбенең һәр укытучысын яратып, хәтерендә яңартып сөйли иде. Шул ук вакытта,  югары белемле физика укытучысы буларак эшли башлагач,    Казанбаш һәм Югары Курса мәктәпләрендә  алар  кебек тырышып  эшләве  турында Рөстәм абый  бераз  мактанып та, горурланып та ала иде.  

Элеваторга беренче ашлык килде 15.07.2021 Элеваторга беренче ашлык килде

Урак өсте, гадәттә, август аенда башлана иде. Эссе һава барын да иртәрәк өлгертә. “Игенче”, “Яңарыш”, “Кырлай”, “Заря” ширкәтләрендә урып-җыюга бер атналап булды инде.

14 июльдә “Казанка” ширкәтенең өч комбайны арыш суга башлады. “Дымлылык 20 процент чамасы”, – ди ширкәт җитәкчесе Айдар Сабиров.

Шушы ук көнне яңа ашлыкны элеваторга китерә башладылар. Беренче булып яңа “КамАЗ”да Рамил Мусин килде. Элеватор директоры Ләйсән Әһлиуллина аңа махсус бүләк тапшырды.

«Бер таякка - 50 грамм он» 14.07.2021 «Бер таякка - 50 грамм он»
Сугыш чорындагы авырлыклар һәр авылның, һәр гаиләнең үзәгенә үткән. Сугыш аларның иң матур вакытларын – балачагын, яшьлеген урлаган. Рәхәтләнеп әти-әни янәшәсендә матур тормышка сокланып, уйнап-көлеп кенә яшисе дә бит... Юк шул...

Сугыш барлык өмет-хыялларны җимерә, һәркемне авыр тормышка дучар итә. Сугыш еллары ерагайган саен ул кыенлыклар: ачлык, ятимлек, ялангачлык ачысы барыбер онытылмый, ә йөрәкнең иң түрендә саклана. Шул авырлыклар белән күзгә-күз очрашкан якташларыбыз сафы көннән көн сирәгәя. ”Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре “Сугыш урлаган балачак” исемле проект кысаларында өлкәннәребезнең истәлекләрен барлау буенча максатчан эш алып бара. Чираттагы очрашуыбыз Иске Иябаш авылында яшәүче Гыйлемшина Рауза Гыйлемша кызы белән үтте.

Ашытбаш уңышлары 13.07.2021 Ашытбаш уңышлары
Ашытбаш мәктәбендә шашка, шахмат почмагын тулыландырдылар һәм яңарттылар, – дип сөйләде ул. – Мондый почмак, күргәнегез бар инде, Ашытбаш мәктәбендә моңарчы да эшләп килде. Районда һәм Татарстан мәктәпләрендә беренчеләрдән булып ачылган почмак ул. Татарстан республикасы авыл мәктәпләре арасында Ашытбаш мәктәбе республикакүләм шахмат, шашка турнирлары оештыру буенча беренче мәктәп. Әле дә шул бердәнбер инде ул. Җиде тапкыр республикакүләм турнирларны отканбыз. Шашка, шахмат буенча быел Россия турнирында яуланган икенче урын бар. Май аенда Баулыда оттык. Июньдә Минзәлә турнирында җиңдек.

Рәссамнар Арчага музейга килде 12.07.2021 Рәссамнар Арчага музейга килде
Музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Рәшид Гаимов һәм аның укучысы, яшь рәссам Азат Ильясов булдылар

Алар Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе , рәссам Эрот Зарипов ясаган Габдулла Тукай портретын бик яратып карадылар, без аларга Эрот Зарипов ның истәлеге буларак сакланучы башка хезмәтләрен дә күрсәттек. Кунаклар Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов ясаган туган авылы Кечкенә Өчиле күренешен һәм башка картиналарын кызыксынып өйрәнделәр. Ул бала чакта рәссам булырга теләгән дигәч, Гариф абый күренекле рәссам булыр иде, диделәр.

Корайванда мәчет ачылды 11.07.2021 Корайванда мәчет ачылды
10 июльдә Корайван авылында мәчет ачу тантанасы булды. Тантанада район башлыгы Илшат Нуриев, район мөхтәсибе Әмир хәзрәт, авыл халкы, күп санлы кунаклар катнашты.

Корайван мәчете 88нче булып теркәлде, барысы 94 мәхәллә бар,- диде Әмир хәзрәт. – Мәчетнең ишекләре һәрвакыт ачык булсын, авылда азан тавышы тынмасын.

Роза һәм Фидаил Сәгъдетдиновларның бергә гомер итә башлауларына 60 ел 10.07.2021 Роза һәм Фидаил Сәгъдетдиновларның бергә гомер итә башлауларына 60 ел
Бу уңайдан аларны районның хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина һәм ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина котлады һәм истәлек бүләкләре тапшырды.

Медицина институтында икесе бер төркемдә укый алар. Тагын язмышка сылтарга гына кала инде, Фидаил бер елга академик ял алган булган, килгәч нәкъ менә Роза укыган төркемгә эләгә.

Яңа Кенәр мәктәбенә яңа исем бирелде 10.07.2021 Яңа Кенәр мәктәбенә яңа исем бирелде

Яңа Кенәр урта мәктәбендә тантаналы чара узды. Мәктәпкә Стелла Зәкиевна Габдрахманова исеме бирелде. Әлеге белем йорты хәзер "Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова С.З. исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе" дип атала. 

Исем тактасы ачу танатанасында район башлыгы Илшат Нуриев, башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин, мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәммәдияров, авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Фәхретдинов катнашты. Район башлыгы әлеге чараның авыл өчен генә түгел, районыбыз өчен дә зур тантана булуын ассызыклады. "Районыбыз тарихын язуга зур өлеш кертүче, якты кеше сез. Алдыгызда башымны иеп, хезмәтегез өчен зур рәхмәт әйтәм. Сез тәрбияләгән, укыткан укучылар бүген зур кешеләр. Сез бик бәхетле. Сәламәт булып яшәгез!"- диде ул чараның иң кадерле һәм иң зур кунагы Стелла Зәкиевнага.

Гаилә – иҗат чыганагы 09.07.2021 Гаилә – иҗат чыганагы
8 июль көнне Татарстанда, бөтен Россиядәге кебек үк, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә һәм ул 2008 елдан бәйрәм ителә. Аның төп максаты – традицион гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру, гаилә һәм никах институтын ныгыту.

Әлеге бәйрәмнең дәрәҗәсе һәм аңа ихтыяҗ елдан-ел арта гына бара, бу көн күпчелек кешеләрнең төп тормыш кыйммәтләре гаилә һәм мәхәббәт булуын дәлилләп тора. Нәкъ менә гаилә төрле буыннарны бәйләүче, Россия Федерациясендә яшәүче халыкларның туган телләрен, рухи, милли һәм мәдәни традицияләрен саклаучы булып хезмәт итә

Велотуризм спорты – яшьләр сайлавы 08.07.2021 Велотуризм спорты – яшьләр сайлавы

Арча стадионында урнашкан велотуризм спорты мәйданчыгында ачык ярышлар узды. Төрле яшьләрдәге 53 егет һәм кыз үзара көч сынашты.

Газетабызның алдагы саннарының берсендә язып үткәнчә, “Үзәк” территориаль иҗтимагый үзидарә”се Арча Укучылар сарае белән берлектә “Велотуризм спорты – яшьләр сайлавы”  проектын тормышка ашыру өчен Президент фонды грантын отты. Грант акчасына 11 велосипед алынды һәм район спортчылары велотуризм өчен махсус мәйданчыклы булды.

Арчада мода кичәсе 07.07.2021 Арчада мода кичәсе

Арча мәдәният йортында “@zemfira­_brend”тан “Иртә” дигән матурлык һәм мода кичәсе үтте.

Аны Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләре оештырды. Кичәдә Земфира Галиеваның этник юнәлештәге дизайнер эшләнмәләре коллекциясе күрсәтелде.

Земфира безнең күз алдында үсте. Насыйровларның дүрт балалары да шундый булган, уңган, үзенчәлекле. Земфира үзенә аерым. Сәнгать мәктәбендә беренче адымнарын ясады, аннан дизайнерлыкка өйрәнгән,  – диде әлеге чарада катнашкан Рәмзия Хәмидуллина. – Минем кызыма туй күлмәге тегеп бирде ул. Өч көн эчендә. Әнисен матур күлмәкләр белән баетты. Хәзер менә үзенең коллекциясен дә булдырган, үз эшен ачарга җыена, талантын тормышка ашырырга уйлый. Уңышлар яшь талант иясенә.

Арчалар Мөслимнән яңа машинада кайта 06.07.2021 Арчалар Мөслимнән яңа машинада кайта
Мөслимдәге XI Бөтенроссия авыл Сабан туендагы ат чабышында Татарстан Президенты кубогын һәм махсус бүләк - машинаны Арча районының "Ак Барс" агрофирмасы җитәкчесе Шәйдулла Сәләхов улы Айзат Сәләхов фермер хуҗалыгындагы атта җайдак Марий Эл Республикасыннан Александр Александров алды. Бу аның икенче машинасы инде. Беренчесен Кайбыч районы сабантуенда алды. Нәселле атлар арасындагы ярышта шулай ук “Брейзен-Зип” кушаматлы атта финишка  беренче килде.

Арча җирендә кунаклар 05.07.2021 Арча җирендә кунаклар

Өч төркемгә бүленеп эшләделәр. Алар төрле өлкәләрдән иде. Самара, Свердловск, Оренбург... Татар телен укыту буенча белгечләр. Арчага тәҗрибә уртаклашырга килгәннәр. Август киҗәшмәсенә кадәр вакыт булса да, шушы кысаларда утырышлар оештырылачак. Алдынгы тәҗрибәләрне өйрәнәләр, проблемаларны уртага салып сөйләшәләр, ана телен ничек саклап, үстереп була -- шул хакта сөйләшәләр.

Кунаклар Арчаның 6нчы мәктәбендә, Яңа Кырлайда Г.Тукай музеенда, Арча педагогика көллиятендә, "Әлифба" музеенда булдылар. Тәҗрибә туплап, Арча җиреннән бик канәгать булып киттеләр.

Урал тауларында җиңү 04.07.2021 Урал тауларында җиңү
23-27 июнь көннәрендә Чиләбе өлкәсенең Златоуст шәһәрендә Халыкара “Таганай музасы” кинофестивале узды.

Фестивальгә Россиянең иң көчле студияләре җыелган иде. Арча “Нур” балалар телестудиясе дә алар арасында.

Фестивальдә катнашу көч сынашу гына түгел, белем туплау, тәҗрибә уртаклашу өчен дә зур мөмкинлек. 5 көн дәвамында кино һәм телевидение буенча мастер-класслар узды. Аларны Россиянең танылган кино-телевидение белгечләре алып барды. Танылган актер Егор Сальников, режиссер Евгений Соколов, документалист, актер Андрей Порыгин, режиссер Алексей Ясулович,  диктор Татьяна Судец киңәшләре яшь журналистларны тагын да илһамландырды.

Туган ягы кирәк кешегә 03.07.2021 Туган ягы кирәк кешегә

27 нче июньдә туган авылым Кылачыда бик күркәм очрашу кичәсе булып узды. Кадерле авылдашларыбыз Миләүшә апа, Илдус абый, Илсур абый, Мансур абый Хәмидуллиннар оештырган әлеге кичә авылыбыз тормышын ямьләп җибәрде, озак елларга җитәрлек күңел җылысы калдырды.

Бәйрәмне авылдашыбыз Хәлим абый дога укып башлап җибәрде; авылдашларыбызга,кунакларга матур теләкләрен, рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Арча Укучылар Сарае ачык һавада осталык классларына чакыра 03.07.2021 Арча Укучылар Сарае ачык һавада осталык классларына чакыра
Һәр атнаның җомга һәм пәнҗешәмбесендә Арчаның Җиңү һәм Казансу паркларында кызыклы осталык класслары узачак.

#летотайм проекты кысаларында Арча укучылар Сарае осталык класслары уздыра. Бу турыда алар үзләренең Инстаграм битендә хәбәр итә. Осталык класслары һәр атнаның чәршәмбесендә Җиңү паркында, һәр атнаның җомгасында – Казансу паркында 18 сәгатьтә уза.

“Елатты, – диделәр. – Ана теленең көче менә шушында!” 02.07.2021 “Елатты, – диделәр. – Ана теленең көче менә шушында!”
Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенә кадәр вакыт бар әле. Республикада август киңәшмәсе кысаларында, 28 июньнән башлап, 10 секция утырышын үткәрү планлаштырылган.

Әлеге утырышларда белем бирү сыйфатын күтәрү, туган телне саклау, шул исәптән “Мәгариф” илкүләм проектын тормышка ашыру мәсьәләләрен карау максат итеп куелган. Төрле өлкәләрдән җыелган педагоглар Арча районында 30 июньдә булдылар.

Диас Вәлиевне искә алып 01.07.2021 Диас Вәлиевне искә алып

Бүген, 1 июль көнне, якташыбыз, прозаик һәм драматург Диас Вәлиевне искә алабыз.

Аның хатыны Дина Кәрим кызы безнең белән бик теләп аралаша,  менә  Диас абыйның туган көне алдыннан да сөйләшеп алдык . “Арча ягы безнең икебез өчен дә бик якын, Диас Казанбаш авылында туган, ә мин Яңасала мәктәбендә рус теле укытучысы буларак хезмәт юлымны башлаган идем. Шул елларда гаилә кордык һәм бик бәхетле яшәдек. Диасны туган ягында онытмыйлар, ул Арчада, Казанбаш мәктәбендә булырга ярата иде. Музей хезмәткәрләре Казанда оештырылган искә алу кичәсендә аның иҗатына багышлап уздырылган чаралар турында сөйләделәр, бик эчтәлекле презинтация ясаганнар. Мәктәпләрдә  укучылар өчен оештырылган күргәзмәләрдә  иң якын кешемнең хезмәтләрен куллану минем өчен дә, кызларым Майя һәм Дина өчен дә зур куаныч. Безнең квартирада бөтен әйбер Диасны искә төшереп тора. Туган көнендә  Диасның  барлык иҗатын барлап чыгам. Музейга тапшырылганнары өчен дә сөенеп куям, алар белән музейга килүчеләр таныша ала “, – диде истәлекләрен яңартып.    

Районда Яшьләр көне зурлап билгеләп үтелде 30.06.2021 Районда Яшьләр көне зурлап билгеләп үтелде
Арчада Яшьләр көне шәп үтте!

Электрон челтәрләргә алдан кызыктыргыч белдерүләр эленде: “Концерт + дискотека”. Башлана кичке сәгать 6да. Кичкә таба халык Арча стадионына агыла башлады.

Кунаклар, арчалар кай арада җыелды: бөтен стадион тулды, хәтта буш утыргычлар калмады. Кибетләр гөрләп эшләп торды, чәйләр кайнады, шашлыклар пеште, балалар уен мәйданчыгында...

Корайван авылында мәчет ачылу тантанасы була 29.06.2021 Корайван авылында мәчет ачылу тантанасы була

10 июльдә Корайван авылында мәчет ачылу  тантанасы була. 11 сәгатьтә башлана.

19 сәгатьтә “Авыл киче” дигән бәйрәм оештырыла. Авылдашлар, теләгән һәркем рәхим итегез!

Арчада дини футбол командалары очрашты 28.06.2021 Арчада дини футбол командалары очрашты
27 нче июнь көнне Арча педагокика көллияте һәм Арчаның 1нче мәктәбе спорт мәйданчыкларында дини футбол командалары ярышты.

Иртәнге сәгать 9да тантаналы рәвештә башланып китте ул. Арча мөхтәсибе Әмир хәзрәт, күрше район мөхтәсибәтләре, район яшьләр бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов һ.б. очрашуга килүче командаларны сәламләп, уңышлар теләделәр. Иң мөһиме - күрешү, очрашу, диде алар. Арчаның шәрык өлешендә үзидарә рәисе Ринат Сафин, Арчаның Шәрык мәчете имам-хатыйбы Ильяс Дөлкәрнәев очрашуны оештыруда тырышып йөрделәр.

Сагынып сөйләрлек булсын 27.06.2021 Сагынып сөйләрлек булсын
Сабантуйда әтәч куучылар турында быел башка язмам, дигән идем. Тик сәхифәне укып баручылар битараф калмады, шалтыратучылар, редакциягә үзләре кереп чыгучылар да булды.

– Бер елны Сабантуйда өерләре белән куып, әтәч өстенә егылып, аны сытып үтерделәр, – диде бер танышым. – Соңгы елларда әллә нәрсәгә китте бу, мин моны балаларны кечкенәдән рәхимсезлеккә өйрәтү дип саныйм.

Быел Сәрдәбаш сабантуенда әтәч үзләрен кызык иткән: куучыларны шаккатырып елгадан йөзеп чыгып (бәлки суы сай булгандыр инде) авылга элдерткән. Афәрин, Сәрдәбаш әтәче!

Сыер савучылар һәм технологлар ярышты 26.06.2021 Сыер савучылар һәм технологлар ярышты

24 июньдә “Северный” ширкәтендә район хуҗалыкларында эшләүче сыер савучылар һәм ясалма орлыкландыру  технологлары конкурсы узды.

Сыер савучылар арасында беренче урынны “Северный” хуҗалыгыннан Нәзирә Нигмәтҗанова алды.

Ясалма орлыкландыру технологлары арасында “Курса МТСы” ширкәтеннән Ленар Шакиров җиңүче булды.

Бүгенге көндә Айван мәдәният йортында эчке төзекләндерү эшләре бара 25.06.2021 Бүгенге көндә Айван мәдәният йортында эчке төзекләндерү эшләре бара
Район хатын-кызлар советы әгъзалары төзекләндерү эшләре барган кайбер социаль объектларда булдылар.

Маршрут – Айван мәдәният йорты һәм Яңасала башлангыч мәктәбе. Хәзерге вакытта аларда кызу эш өсте. Яңасалада федераль программа нигезендә мәктәп бинасы ныклап төзекләндерелсә, Айванда район бюджеты хисабына авыл кешеләре үтенече тормышка ашырыла.

Кул астындагы даруханә 24.06.2021 Кул астындагы даруханә
Үзәк китапханәнең уку залында “Даруханә кул астында” исемле очрашу узды. Чараның кунагы Минһаҗева Гөлназ Фарук кызы, дару үләннәре белгече буларак чакырылган. Ул үләннәрне җыю, саклау, әзерләү һәм дөрес куллану турында сөйләде. Гөлназ ханымның медицина белеме бар, фитотерапиядән тыш хиджама ясый.
Шифалы үсемлекләр темасы тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар үз рецептлары белән уртаклаштылар һәм, һичшиксез, күп файдалы мәгълүмат алдылар.

Курса Почмакта авыл көне узды! 23.06.2021 Курса Почмакта авыл көне узды!
20 июнь көнне Курса Почмак авылы гөрләтеп авыл көнен уздырды. 2021 ел-Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы. Бөек Тукаебызга -135 ел. Без төбебез -тамырыбыз белән туган телебезне саклап яшәүче халык. Туган телебезне мирас итеп балаларыбызга,оныкларыбызга тапшырабыз. Бүгенге авыл җыены да нәкь менә шул максатны күз алдында тотып үткәрелде. Ул киләчәктә милли авыл йоласы рәвешендә балаларыбызга мирас булып күчеп,бәйрәм көненә әверелер дип ышанып калабыз. "Курсавыйның гыйлем учагыннан,мәгьрифәт алган безнең яклар", авылыбыздан чыккан шәһесебезнең,шагыйрәбезнең шигьри юлларының асылына Сания апа Әхмәтҗанова бик хак сүзләр салган.

Мәдрәсәгә нигез ташы салынды 22.06.2021 Мәдрәсәгә нигез ташы салынды

21 июнь көнне тантаналы шартларда Арча үзәк мәчете янында шәһәр рухи-мәгърифәт үзәге бинасына нигез ташы салынды.

Ул Корьән аяте белән башланып китте. “Рухи-мәгърифәт үзәге комплексын төзү белем алучылар өчен лаеклы шартлар тудырырга һәм мөхтәсибәтнең социаль эшчәнлеген киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк”, – диде имам-мөхтәсиб Әмир хәзрәт Миңнемуллин.

Чарада район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.

2021 елның иң яхшы укучысы исеме кемгә бирелде? 21.06.2021 2021 елның иң яхшы укучысы исеме кемгә бирелде?
Арча мәдәният йортында халыкара, бөтенроссия, төбәкара,  республика мәктәп олимпиадалары җиңүчеләре һәм призерларын бүләкләделәр. 
Аларга район башлыгы Илшат Нуриевның рәхмәт хатлары, һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Барлыгы 124 укучы һәм 71 укытучы бүләккә ия булды. 
"2021 елның иң яхшы укучысы" дигән мактаулы исем Иске Чүриле мәктәбе укучысы Адель Вильдановка бирелде.

60 ел бергә 20.06.2021 60 ел бергә
Арчада яшәүче Роза һәм Фидаил Сәгъдетдиновларның бергә яши башлауларына алтмыш ел. Алар гомер буе Арча үзәк хастаханәсендә эшләделәр. Берсе табиб- акушер, икенчесе рентгенолог. Уртак эш стажлары 80 елдан артык.

Тагын ике йолдыз кабынды. 19.06.2021 Тагын ике йолдыз кабынды.

Ел саен "Арча йолдызлары" Дан аллеясында яңа йолдызлар кабына. Ул үзе бер зур чара буларак үтә. Быелгы йолдызлар кемнәр дип уйлыйсыз? 
Исемле йолдызларга икенче мәктәпне тәмамлаган Рүзәл Шәрипов һәм алтынчы мәктәптән Камилә Мостафина ия булды. Район башлыгы Илшат Нуриев аларга сертификатлар, акчалата бүләкләр һәм истәлек бүләкләре тапшырды.

Рүзәл һәм Камиләгә уңышлар телибез

Аларга сокланмый мөмкин түгел 18.06.2021 Аларга сокланмый мөмкин түгел
20 июнь көнне медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Шул уңайдан Арча мәдәният йортында зур бәйрәм чарасы оештырылды. Анда районның барлык медицина хезмәткәрләре җыелды. Хәер, барлык дию дөрес булмас. Чөнки кайберләре ул минутларда да ашыгыч ярдәм машинасында авырулар янына чапты, икенчеләре хастаханәдә кеше гомерен саклап калу өчен көрәште, палатадагылар янында булды, күренергә килгәннәргә медицина хезмәте күрсәтте.

Арчада рухи-мәгърифәт үзәге төзелә 17.06.2021 Арчада рухи-мәгърифәт үзәге төзелә
Арча шәһәре мәдрәсәсенең иске бинасын сүтү эшләре башланып китте. Биредә рухи-мәгърифәт үзәге бинасы төзү планлаштырыла. Әлеге үзәкне төзү белем алучылар өчен лаеклы шартлар тудырырга һәм мөхтәсибәтнең социаль эшчәнлеген киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.Бу изге эштә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен реквизитлар: Саклык банкы: 4276 6200 3471 0990( мәдрәсә өчен дип күрсәтергә), Ак Барс банкы 4244 3897 1401 3716 (мәдрәсә өчен дип күрсәтергә)

Һәр мөселман мәчет, мәдрәсәне төзүдә катнашу изге эш икәнлеген белә. Бу җәһәттән мондый изге эшкә теләсә нинди өлеш — савап. Инде хәзер үк күп кенә мөселманнар төзелешкә үз теләкләре белән ярдәм итәләр, үзләреннән соң киләчәк буынга истәлек булачак дип хисап бирәләр.

Якташыбыз Марат Готыф улы Әхмәтовны туган көне белән котлыйбыз! 16.06.2021 Якташыбыз Марат Готыф улы Әхмәтовны туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 16 июнь көнне якташыбыз Әхмәтов Марат Готыф улының туган көне! Арча якташлыгы Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Туачак таңнар һәрвакыт нурлы, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын. Сезгә алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә, яңадан-яңа үрләр яуларга язсын!

Арча интернат-йортында яшәүчеләрнең көннәре ничек уза 15.06.2021 Арча интернат-йортында яшәүчеләрнең көннәре ничек уза

«Экояз-2021» Бөтенроссия акциясе кысаларында узган шимбәдә Арча өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында чәчәк утырту көне оештырылды. Чараны «Киләчәккә ышаныч белән» Хәйрия фонды волонтерлары белән берлектә уздырдылар.

Интернат-йорт яны территориясендә бархатцы, георгин, петуния, сальвияләр утыртылды. Учреждение директоры Гөлназ Ибәтуллина сүзләренә караганда, чәчәкләр кешенең рухи халәтенә яхшы тәэсир итә.

Су хәрәкәт итү чараларында дистанциядә спорт туризмы буенча ярышларда арчалар уңышка иреште. 14.06.2021 Су хәрәкәт итү чараларында дистанциядә спорт туризмы буенча ярышларда арчалар уңышка иреште.
Яшел Үзәндә су хәрәкәт итү чараларында дистанциядә спорт туризмы буенча ярышлар узды. Анда Арча Укучылар Сараенда шөгыльләнүчеләр дә катнашты.

Ярышларда Татарстанның 11 муниципаль берәмлегеннән 100 кеше катнашты, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Ярышларда безнең районнан Укучылар Сараенда шөгыльләнүчеләр актив катнашты һәм призлы урыннар яулады.

Кайбычта ат ярышларының төп призы – машина Арча районына кайтты 14.06.2021 Кайбычта ат ярышларының төп призы – машина Арча районына кайтты

“Ак Барс” агрокомплексыннан Александр Александров Кайбыч Сабантуеннан яңа машинада кайтып китте.

Нәселле атлар арасында ярышта беренче урынны “Брейзен-Зип” кушаматлы атта “Ак Барс Арск” җәмгыятеннән килгән Александр Александров яулады. Бу турыда kaibickie_zori Инстаграм-аккаунты хәбәр итә.

Төп җиңүчегә машина ачкычын район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тапшырды.

Якташыбызны котлыйбыз!

Арчада абсолют батыр булып кем калды? 13.06.2021 Арчада абсолют батыр булып кем калды?
Сабантуй балалар, студентлар, мәдәният хезмәткәрләре катнашында бик матур күренеш белән башланып китте. Кыр батырларын, алдынгы терлекчеләрне бүләкләделәр. Мәйданга бизәлгән җигүле атлар керде. Район халкын бәйрәм белән район башлыгы Илшат Нуриев тәбрикләде. Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова килгән иде. Ул да изге теләкләрен җиткерде.

Көрәш киеренке барды. Абсолют батыр исемен алу өчен көрәшкә өч батыр чыкты. Әмма Фаяз Зариповка тиңнәр булмады. Тәкә аның җилкәсенә менеп кунаклады. Котлыйбыз.

Айван сабантуенда 12.06.2021 Айван сабантуенда

Туган авыл сабантуена ни җитә!

Иртән көне куркытты: яңгыр явар дип. Әмма яумады! Көне бик рәхәт кенә булды. Айван сабантуен авылдашлар Альмира Гатауллина һәм Гөлзилә Миңнуллина алып барды. Сабантуеның нинди булуы ул алып баручылардан тора. Ә безнең сабантуе күңелле үтә. Рәхмәт сабантуйны алып баручыларга.

Рәхмәт сабантуен яшәтүче авылдашларга, оештыручыларга. Дөрес әйтә Альмира ханым: "Авылда сабантуе бетсә, тел бетә, авыл бетә" , - дип.

Сабантуе ул авыл халкын күрештерүче бәйрәм. Сыйныфташлар, чордашлар очраша... Күрешәләр, кочаклашалар... Кемнәр исән, кемнәр юк икән...

Бүген Мәрзия Фәйзуллинаның туган көне 11.06.2021 Бүген Мәрзия Фәйзуллинаның туган көне
Районыбызның Шушмабаш авылында туган, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәүче балалар язучысы Мәрзия апа Фәйзуллинаның әсәрләре тупланган егермедән артык китабының һәркайсы балалар өчен дә, зурлар өчен дә кызыклы, аларны һәркем яратып укый һәм куллана

Ул Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге бүләге иясе. Якташыбыз Мәрзия Фәйзуллинаның бүген, 11 июньдә туган көне, аңа 91 яшь. Без Мәрзия апаны чын күңелдән туган көне белән котлыйбыз, аңа сәламәтлек, кызы Фәридәнең һәм оныкларының кайгыртучанлыгын тоеп яшәвен телибез

Сукачылар ярышты 10.06.2021 Сукачылар ярышты

Районның иң яхшы тракторчылары үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Аларга яңгыр да комачаулый алмады, көтеп алган яңгырларга һәркем шат иде.

Беренче урынны “Ташкичү” ширкәтеннән Наил Садриев яулады. “Тукай” ширкәтеннән Рүзәл Әюпов – икенче, “Северный” ширкәтеннән Алим Абдуллин өченче урында. “Ватан” ширкәтеннән Таһир Сабиров – Иң тәҗрибәле катнашучы”, “Аю” ширкәтеннән Фирдүс Хәкимҗанов – “Иң яшь катнашучы”, “Игенче” ширкәтеннән Ирек Хәсәнов – “Югары осталык иясе”, “Кызыл Яр” ширкәтеннән Фәнил Мөхәммәтшин – “Агрегатны иң яхшы әзерләүче”, “Яңарыш” ширкәтеннән Фирдүс Мортазин – “Хезмәтне саклау буенча иң яхшы” исемнәренә лаек булдылар.

Якташыбыз белән горурланабыз (Люция Хәсәновага – 70 яшь) 09.06.2021 Якташыбыз белән горурланабыз (Люция Хәсәновага – 70 яшь)
“Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә җырчы, педагог, доцент, Татарстан Республикасының атказанган артисты Люция Хәсәнованың тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле экспонатлар тупланып барыла. Республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның Рәхмәт хаты, Мәдәният министрлыгының “Мәдәният өлкәсендәге уңышлары өчен” күкрәк билгесе, төрле елларда бирелгән мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары, юбилейлары уңаеннан котлаулар, җырлары язылган дисклар, төрле еллардагы фотолар, рәссам Эрот Зарипов ясаган портреты, газета-журналлапрда басылган мәкаләләр, аның турында язмалар урын алган китаплар саклана.

Арча мәдәният йортында зур бәйрәм 08.06.2021 Арча мәдәният йортында зур бәйрәм

​​​​​​​8 июнь социаль хезмәткәрләр көне буларак билгеләп үтелә.

 Елдагыча бу көнне халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Арча мәдәният йорты үзенә җыйды.

Социаль хезмәткәрләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алина Мөхәммәтшина тәбрикләде.

"Ракета" командасы Сочидан җиңү белән кайтты 07.06.2021 "Ракета" командасы Сочидан җиңү белән кайтты
Сочида Европа чемпионнары кубогына хоккей ярышлары булды. 2010 елгы хоккейчы малайлар хоккей уйнады. Төрле өлкәләрдән 8 көчле комада Кубок өчен көрәште. Арчадан "Ракета" командасы уйнады. Тренеры -- Евгений Тимощук. Уеннар 31 майдан 6 июньгә кадәр барды.

Дуслык күпере салынды 06.06.2021 Дуслык күпере салынды

Балалар бакчаларында күңелле бәйрәм кичәләре еш үткәрелә. Без, Арчаның 10 нчы номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләре дә, нәниләрнең көннәре мавыктыргыч узсын өчен төрле чаралар оештырабыз.

Быелгы уку елы коллективыбыз өчен шактый уңышлы  булды. Тырыш хезмәтебез өчен бакча район мәгариф идарәсе җитәкчесенең рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Ә май аенда  эш нәтиҗәбезне йомгаклап, “ Татмедиа” АҖ  тарафыннан нәшер ителүче “ Салават күпере” һәм “ Сабантуй” журналы хезмәткәрләрен кунакка чакырдык. Балалар да Казан кунакларын түземсезлек белән көтте. Ниһаять, ул көн килеп җитте.

“Тукай юлы” дигән ял аланы янында очраштык 05.06.2021 “Тукай юлы” дигән ял аланы янында очраштык

Район авыл җирлекләре башлыклары Наласа авыл җирлегендә (Наласа, Урта Бирәзә авыллары) булдылар.

Район Советының икътисади үсеш, авыл хуҗалыгы, тирә-юньне саклау мәсьәләләре буенча даими комиссиясенең күчмә утырышы иде ул. Башлыклар урыннарда булып, уңай күренешләрне өйрәнеп, тәҗрибә тупладылар. Күчмә утырышта район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәмәтова катнашты.

Мөселман эшмәкәрләре җыелды 04.06.2021 Мөселман эшмәкәрләре җыелды

Арчага Россия Федерациясе мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов һәм ассоциациянең бизнес клубы вәкилләре кайтты.

Район Мәдәният йортында район эшмәкәрләре белән очрашты алар. Арчага ике көнгә кайттылар. Кунакларга – мөселман эшкуарларга Арчада карарлык нәрсәләр күп. Алар Арча мәчете, музейларда булдылар, эшмәкәрләр эше белән таныштылар, Яңа Кырлайга бардылар һ.б. Очрашуда район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Алар ассоциация президенты белән хезмәттәшлек итү буенча ике яклы килешүгә кул кйдылар.

Наласа авыл җирлегендә 03.06.2021 Наласа авыл җирлегендә
Район авыл җирлекләре башлыклары Наласа авыл җирлегендә (рәисе Илфира Шакирова) булдылар. Фоторепортаж шул турыда сөйли. Мәктәп, бакча, мәдәният йорты, мини ферма, "Игенче" агрофирмасы төзегән яңа йортларны карадылар. Тәҗрибә уртаклаштылар.

Якташыбыз белән горурланабыз 02.06.2021 Якташыбыз белән горурланабыз
“Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә җырчы, педагог, доцент, Татарстан Республикасының атказанган артисты Люция Хәсәнованың тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле экспонатлар тупланып барыла.

Республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның Рәхмәт хаты, Мәдәният министрлыгының “Мәдәният өлкәсендәге уңышлары өчен” күкрәк билгесе, төрле елларда бирелгән мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары, юбилейлары уңаеннан котлаулар, җырлары язылган дисклар, төрле еллардагы фотолар, рәссам Эрот Зарипов ясаган портреты, газета-журналлапрда басылган мәкаләләр, аның турында язмалар урын алган китаплар саклана.

Руслан Әһлиев балаларны сыйлады 01.06.2021 Руслан Әһлиев балаларны сыйлады

Балаларны яклау көнендә балалар кунак булды

Күп кенә изге эшләре белән танылган райондашыбыз Руслан Әһлиев бүген дә саваплы эш башкарды. Опека һәм попечительлек бүлегендә исәптә торучы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны кунакка чакырды ул. Арча шәһәрендә урнашкан өч кафе белән берлектә әлеге балалар кайнар ризык белән сыйланды. Шулай ук кафеларга аниматорлар килеп сабыйларның күңелләрен күтәрде.

Изгелегегез үзегезгә әйләнеп кайтсын! 31.05.2021 Изгелегегез үзегезгә әйләнеп кайтсын!

Редакциягә бер көнне райондашыбыз Руслан Әһлиев керде. Реклама бүлегенә килгән җиреннән, сүз артыннан сүз китеп, зур эшләр белән йөрүен әйтте.

“Күптән түгел дуслар белән табигатькә ял итәргә чыктык. Яңа Кырлайның күл кырыенда булдык. Тик андагы чүп-чар, судагы шешәләр, яр кырыенда ташлап калдырылган пластик тарт-маларны күреп, минем кәеф кырылды...” – дип башлады ул сүзен.

Арча сәнгать мәктәбендә чыгарылыш кичәсе 31.05.2021 Арча сәнгать мәктәбендә чыгарылыш кичәсе
Укучылар чәчәкләр тотып, матур киенеп, Арча сәнгать мәктәбенә (җитәкчесе Гөлнара Сабироаа) бардылар. Биредә матур бер бәйрәм. Фотоларга төшәләр, яраткан укытучыларына чәчәкләр бирәләр. Бәйрәмнең тантаналы өлеше сәхнәдә булды. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Илфар Әюпов та килгән иде. Биючеләр, рәсем ясаучылар, җырчылар, уен коралларында уйнаучылар һ.б. сәнгать мәктәбендә яраткан һөнәрләрен үзләштереп, диплом алдылар.

Велотуризм өчен мәйданчык ачу тантанасы булды. 30.05.2021 Велотуризм өчен мәйданчык ачу тантанасы булды.

29 май көнне районда зур чара оештырылды

Арча стадионында Арча укучылар сараена түгәрәккә йөрүче һәм район мәктәпләрендә шөгыльләнүче укучылар өчен туризм буенча мөһим чара уздырыла.

Без аны еш искә алабыз 29.05.2021 Без аны еш искә алабыз

Хезмәттәшебез, язучы Радик Фәизовка быел 90 яшь тулган булыр иде.

Радик абый Фәизов белән мәктәптә укыган елларда ук таныш идек. Мин район газетасына мәкаләләр язгалыйм, газетада үз язмаңны күргәч канатлар үскәндәй була иде. Ара-тирә хат та килеп төшә, хатлар бүлеге мөдире Радик Фәизов язган була аларны, рәхмәт әйтеп киңәшләрен биргән, шундый темага язып кара әле, дигән.

Якташлары күренекле шәхес истәлеген кадерләп саклыйлар 28.05.2021 Якташлары күренекле шәхес истәлеген кадерләп саклыйлар

Татар әдәбияты классигы атаклы халык драматургы, публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Галиәсгар Камал (Галиәсгар Галиәкбәр улы Камалетдин) 1879 елның 30 гыйнварында Арча районы Сикертән авылында иген игүче Галиәкбәр Камалетдин гаиләсендә туа.

1883 елның 16 февралендә әтисе Казанга күчеп китә һәм тирече булып эшли башлый. Кечкенә Галиәсгар сабый вакытын әнисенең туган авылы Түбән Масрада бабалары тәрбиясендә уздыра. Алты яшенә җиткәч Галиәсгар шунда мәктәпкә йөри башлый, аннары аны Казанга алып китәләр.

Арчада елның иң яхшы шахмат уйнаучы укучысын билгеләделәр 27.05.2021 Арчада елның иң яхшы шахмат уйнаучы укучысын билгеләделәр

"Иң яхшы шахматчы-2021 " исеменә Арча муниципаль районы гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында шахмат буенча шәхси-команда ярышларының өченче этабы узды.

Буген Арча муниципаль районының Укучылар сарае базасында «Иң яхшы шахматчы-2021 " исеменә Арча муниципаль районының гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында шахмат буенча шәхси-команда ярышларының 3 нче этабы узды».

"Арча" бассейнында үзенчәлекле мастер-класслар үтте 26.05.2021 "Арча" бассейнында үзенчәлекле мастер-класслар үтте

Су спорт төрләрен үстерүче "FINA" үзәге стипендиатлары Татарстан Республикасы белән таныша. Аларның беренче тукталышлары - Арча районы. 

Төрле республикадан җыелган спортчыларны районыбызга кергәндә үк чәк-чәк белән, гармун уйнап каршы алдылар. Кунаклар белән бергә татар халык биюен дә башкардылар.

Безнекеләр Бөтендөнья хатын-кызлар җыенында 25.05.2021 Безнекеләр Бөтендөнья хатын-кызлар җыенында
20-21май көннәрендә Казан шәһәрендә VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены узды. Җыенда безнең районнан да вәкилләре катнашты: "Ак калфак" оешмасы җирле оешмасы җитәкчесе, Арча Үзәк китапханәсенең методик бүлек мөдире - Зәкәрова Алсу Миннәхмәт кызы һәм Татар конгрессының район бүлеге җитәкчесе Гарипова Гөлнара Фидаил кызы катнашты. Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/beznekelr-btendnya-khatyn-kyzlar-yenynda

Әнисне зур җиңүләре белән котлыйбыз 25.05.2021 Әнисне зур җиңүләре белән котлыйбыз
Әнис Шакиров "Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара җырчылар фесивале"ндә һәм "Татар моңы" Халыкара телевизион бәйгесендә Лауреат исеменә лаек булды. Бу бәйгеләрдә Җиңү яулау зур тырышлык нәтиҗәсендә ирешелде. Әниснен Җыр сәнгатендә профессиональ югарылыкта тагын зур уңышларга ирешүен телибез.

Арчада Сабантуй 13 июньдә булачак 24.05.2021 Арчада Сабантуй 13 июньдә булачак

Арча районы авылларында Сабантуйлар шимбә көнне 12июньдә, ә районныкы якшәмбе 13 июньдә узачак.

Бүген Сабантуйга әзерлеккә багышланган киңәшмәдә район башлыгы Илшат Нуриев шулай дип белдерде.

Киңәшмәдә милли бәйрәмебезне үткәрүгә җаваплы җитәкчеләр чакырылган иде. Район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәммәтова алар арасында эш бүленеше белән таныштырды. 


Дуслык күпере салдылар 23.05.2021 Дуслык күпере салдылар
19 май көнне Арчаның 10нчы балалар бакчасы зур кунаклар кабул итте. Бакча белән танышырга " Салават күпере" һәм " Сабантуй" журналы хезмәткәрләре- Мөхетдинова Руфия Рифкать кызы,Ярмиева Гөлназ Зыятдин кызы кайттылар. Очрашу Арчаның беренче номерлы урта мәктәбе һәм Арча үзәк китапханәсе белән берлектә үткәрелде. Балалар һәм тәрбиячеләр, кунакларны каршы алып,музей эшчәнлеге белән таныштырдылар. Кунакларга җырлап,биеп,шигырь сөйләп,үз чыгышларын күрсәттеләр. "Салават күпере" журналы балалар өчен кызыклы проектлар,бәйгеләр оештырып тора. Бу проектларны тәрбиячеләр бик теләп эшләрендә кулланалар,балалар да кызыксынып,туган тел үзләштерәләр. Журнал хезмәткәрләре үз эшчәнлекләре,кызыклы проектлар,яңа бәйгеләр турында сөйләделәр.

Тигезнең канаты сигез... 22.05.2021 Тигезнең канаты сигез...

​​​​​​​Арчадан Разыя һәм Илдус Җәләевлар бергә яши башлауларына 55 ел тулуны билгеләп үттеләр.

Яран гөле тыныч урында гына чәчәк ата, дигәнне ишеткәнегез бар идеме? Ишеткәнем булмаса да, инандым. Җәләевларның тәрәзә саен яран гөл үсә һәм барысы да чәчәккә күмелгән. Өйләрендә дә беренче кергән кешенең дә күзенә ташланырлык тынычлык хөкем сөрә.

Разыя апа да, Илдус абый да бер авылдан, Югары Атыда туып үскәннәр. Берсе 1940, икенчесе 1941 елгы. “Мин Илдуслар йорты яныннан үтеп эшкә йөрдем”, – ди Разыя апа. – Әнисе капка төбенә чыгып артымнан карап кала иде”.

Аның иҗаты – тормыш мәктәбе! 21.05.2021 Аның иҗаты – тормыш мәктәбе!

20 май көнне “Казан арты” тарих-этнография музеенда язучы, журналист Радик Фәизовның тууына 90 ел тулу уңаеннан “Аның иҗаты – тормыш мәктәбе” дип исемләнгән искә алу кичәсе булды.

Язучының тормыш иптәше Дамира апа һәм кызы Светлана алдан ук килеп музейда урнаштырылган күргәзмә белән таныштылар. Дамира апа Радик абый Фәизовның тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле һәрбер экспонатны кулына алып карап күңелендәге истәлекләрен яңартты. “Мине, Арчада медсестралар курсын бетергәч, Радикның туган авылы Дусымга эшкә җибәрделәр. Без шунда танышып гаилә кордык, аннан соң Магнитагорскийда яшәдек, 1965 елда Арчага кайтып урнаштык. Мин озак еллар балалар бакчасында мөдир булып, ә Радик район газетасында тырышып эшләдек. Ул миңа да, кызларыбыз Венера, Светлана, Лирага да бик игътибарлы булды, яратты.

Басуларда тузан болыты, барыбыз да яңгыр көтәбез 20.05.2021 Басуларда тузан болыты, барыбыз да яңгыр көтәбез

Начарга юрыйсы килми, әмма май аенда 30 градустан арткан эсселәр шиккә төшерә: 2010 елгы корылык кабатланмасмы?

Кайберәүләр моның инде шуңа тартым билгеләрен дә әйтә: яз тулган бер буаның суы кинәт юкка чыккан, офыкта рәшәләр уйный, һава ничектер  томанланып тора. Моннан унбер ел элек тә шундыйрак хәл күзәтелгән...

18 май – Халыкара музейлар көне 19.05.2021 18 май – Халыкара музейлар көне

Музейлар элек-электән яшь буынга рухи, патриотик, эстетик һәм хезмәт тәрбиясе бирү вазифасын үти. Киң карашлы, үз эшенә нык бирелгән педагоглар укучыларын музейга еш алып киләләр. Балаларны халкыбыз тарихы, рухи казанышлары, милли үзенчәлекләре, йолалары, тормыш-көнкүрешенә кагылышлы экспонатлар белән таныштыралар. Мондый чаралар еш кына чын мәгънәсендә тормыш дәресләренә, дөньяны танып белү дәресләренә әверелә, хәтергә берегеп кала. 

Арча шәһәрендә яшәп актив иҗат итүче шагыйрә Роза Шәйхетдинова “Музейларда” шигыре белән, музейдагы экспонатларны үз күзләре белән күргән кеше буларак, яшьләргә аңлатып кадырырга тели:   

Кәчедә үткән татарча көрәш сабантуйны хәтерләтте 18.05.2021 Кәчедә үткән татарча көрәш сабантуйны хәтерләтте

Яңа гына Кәче мәктәбендә татарча көрәш ярышы булды.

Искә төшереп үтәбез, 12 команда арасында 1 урында - Кәче, 2 урында - 6нчы мәктәп, 3 урында - Иске Чүриле мәктәбе командалары.

1нче һәм 3нче урыннарны алган Кәче һәм Иске Чүриле мәктәпләре командалары тренеры Рәис Галиев үз фикерләре белән уртаклашты.

Шәфкать туташы картиналар чигә 17.05.2021 Шәфкать туташы картиналар чигә

Мөнирә апа Һидиятованы озак еллар Арча хастаханәсенең физиотерапия бүлегендә эшләгән шәфкать туташы буларак беләбез.

Аның хезмәт стажы 49 ел. Ул 1966 елдан алып 2015 елга кадәр медицина өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан. “Россия Федерациясе сәламәтлек саклау отличнигы” дигән мактаулы исемгә лаек булган.

– Мин үзем Кәче кызы. Медицина училищесын тәмамлаганнан соң ел ярым Штерәдә фельдшер булып эшләдем. Аннан 13 ел Казанда операция ясау буенча шәфкать туташы булдым. Калган гомерем Арча хастаханәсендә үтте. Лаеклы ялга чыкканнан соң 7 ел өлкәннәр һәм инвалидлар йортында да эшләдем әле, – диде Мөнирә ханым.

Арча кызы Миләүшә Вайссбах: "Иремнең Татарстандагы беренче сүзе "ашадым" булды" 16.05.2021 Арча кызы Миләүшә Вайссбах: "Иремнең Татарстандагы беренче сүзе "ашадым" булды"

Германиягә кунакка бара калсагыз, табын артына кыстаганнарын көтеп утырмагыз, югыйсә ач калуыгыз бар. Алман иленә яшәргә киткән Арча кызы Миләүшә Вайссбах та беренче көнне шундый хәлдә калган. Хәзер инде ул немецларның холкын, яшәү рәвешләре, гореф-гадәтләрен өйрәнеп, аларга ияләшеп беткән.

Әлеге ил һәм анда яшәүчеләр белән инстаграм аша да таныштырып бара. Язылучылары арасында, сезнең сөйләгәннәрдән соң, әлегә кадәр үзем өнәп бетермәгән немец халкына карата мөнәсәбәтем үзгәрде, дип язучылары да бар. 

КИРЕ КАЙТУ (Рәмис Латыйпов) 15.05.2021 КИРЕ КАЙТУ (Рәмис Латыйпов)

Каләмдәшебезнең яңа гына табадан төшкән әлеге хикәясен укучыларыбызга тәкъдим итәбез.

Радик Фәизовны искә алып... ( 15.05.1931 – 17.02.2011) 14.05.2021 Радик Фәизовны искә алып... ( 15.05.1931 – 17.02.2011)

“Ике әни”еңне бердәй күрдең,– “Ак каз”ыңны мактап җырладың– Шундый әйбәт әсәрләрең белән Халкым йөрәгенә юл алдың.

Бу шигырь юлларын моннан 20 ел элек шагыйрь, РСФСРның атказанган төзүчесе Вәзыйх Рәхимов якташы, якын дусты Радик Фәизовның 70 яшьлек юбилеена багышлап, аның исеме әдәбият сөючеләр хәтерендә озак сакланачагына инанып язган.  Бу көннәрдә без язучы, журналист Радик абый Фәизовны тууына 90 ел тулу уңаеннан искә алабыз,  аның башкарган хезмәтләрен күңелләребездә яңартып горурлык хисләре кичерәбез.  

Роза апа Шәйхетдинова шигырьләре 13.05.2021 Роза апа Шәйхетдинова шигырьләре
Афәрин Роза апа, язып тор!

Гайшә апа Якупова кебек көчле рухлы кешеләр сирәк очрый 12.05.2021 Гайшә апа Якупова кебек көчле рухлы кешеләр сирәк очрый

Арчада яшәүче Гайшә апа Якупова кебек көчле рухлы кешеләр сирәк очрый. Бу язмам нәкъ менә аның турында.

Үз гомерендә күпме хәсрәт кичерергә туры килә бу ханымга. Ире үлә, улы һәлак була. Икенче улы хәбәрсез югала һәм... 25 елдан соң гына Интернет аша табышып, аның белән очрашу бәхетенә ирешә ана. Егылып аякларын авырттыра, урын өстендә ята, әмма аякка басып йөреп китәргә үзендә көч таба Гайшә апа. “Арча станциясендә яшәүче кызымнарда булды бу хәл. Төнлә тышка чыгарга кирәк бит. Төзелеш бара иде. Идән юк, такталар гына салынган. Шунда аягым таеп китте дә, ике такта арасына кысылып калды. Казылган баз турысына туры килгәнмен. Балалар чыкканчы шактый асылынып торганмын. Мускуллар тартылган, – диде ул.

Якташыбыз Рөстәм Закировны туган көне белән котлыйбыз! 11.05.2021 Якташыбыз Рөстәм Закировны туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 11 май көнне якташыбыз Рөстәм Раиф улы Закировның туган көне! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә!

Сезгә, хәерле озын гомер, нык сәламәтлек, яңадан-яңа иҗади уңышлар тели. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Иҗат чишмәгез бервакытта да саекмасын. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын Сезгә!

“Ул көннәр бүген дә йөрәктә” 11.05.2021 “Ул көннәр бүген дә йөрәктә”
Иске Йортта яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Равил абый Шәяхмәтов 76нчы Җиңү язын сөенеп каршылый.

Исән-имин, сау-сәламәт булуга ни җитә! Быел 95 яшен тутырса да, күңеле белән картаерга ашыкмый ветеран, йөзендә, күзләрендә нур, яшәү дәрте балкый.

8 балалы гади крестьян гаиләсендә үсә ул. Балачагы турында матур истәлекләр саклый. Әмма... 7 сыйныфны тәмамлауга... сугыш башлана. Авылда карт-коры, бала-чага, хатын-кызлар гына кала. Бригадир итеп куярга йөри башлыйлар әле мыек төртә генә башлаган яшүсмерне. Өстенә нинди йөк салыначагын үзе аңлап та бетерми, ә менә тормыш күрергә өлгергән әтисе, туганнары каршы чыга.

Елена әбигә 100 яшь! 11.05.2021 Елена әбигә 100 яшь!

10 майда Арча шәһәрендә яшәүче Елена Александровна Бачевага 100 яшь тулды.

Район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәммәтова, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Руслан Фәйзрахманов аны юбилее белән котлап бүләкләр тапшырдылар.

Түбән Мәтәскәдә истәлекле кичә булды 10.05.2021 Түбән Мәтәскәдә истәлекле кичә булды
- Түбән Мәтәскә авылыннан Фәсәхи бабайның 4 баласы - Йосыфҗан, Әхмәтхан, Мәгьсүмҗан, Шакирҗан сугышка китә, - дип сөйләде. - Кичәбезнең иң кадерле кунаклары, бүгенге очрашуның төп сәбәпчеләре дә Фәсәхетдин бабайның оныклары.

Дүрт егетнең икесе сугыштан исән-сау кайткан. Шакирҗан бер аягын югалтып кайта. Өйләнә. Бер-бер артлы балалары туа. Рузилә, Даниял, Нурзидә, Данир, Шамил, Камил. Рузилә ападан кала, бар да биредә. Рузилә апа күптән түгел вафат булды. Әле яңа гына Даниял Фәсәхиев белән бергә бер төркем туганнар әтиләре Шакирҗан сугышта булган урыннарны карап кайталар.

Ветераннарны район башлыгы өйләренә барып котлады 09.05.2021 Ветераннарны район башлыгы өйләренә барып котлады

Бүген район башлыгы Илшат Нуриев өйләренә барып сугыш ветераннарын котлады, бүләкләр тапшырды. Мәдәният  йорты хезмәткәрләре музыкаль сәламнәрен җиткерделәр.

Әхмәтвәли Хәкимов Шурадан. Арчада улы Фидаиль гаиләсендә яши. 1942 елда сугышка китә. Ржев өчен барган яраланып госпитальдә ята. Тагын сугышка керә. Смоленск янында башы яраланып, 45 көн комада ята. Аннан икенче төркем инвалид булып өйгә кайта.  22 яшендә. Тракторда  эшли, киномеханиклыкка укый, кино күрсәтеп йөри. "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" исеменә лаек була. Бүген аңа 99 яшь.

Казанбашта 08.05.2021 Казанбашта
Казанбаш авылында халык һәйкәл янында тантанада Җиңү көнен билгеләп үтте. Һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Мәгьнәле чыгышлар уйландырды. Ветераннарга михнәтле сугыш елларын искә төшерде. Илләр тыныч булсын!

Яңа Чүриледә яңа һәйкәл 08.05.2021 Яңа Чүриледә яңа һәйкәл

Бүген Яңа Чүриле авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә һәйкәл ачылды.

Авылда моңарчы мондый һәйкәл мәктәп ишек алдында булган. Ләкин моны хәтерләүчеләр сирәк калган инде. Тыл ветераны Антонина Осипова әйтүенчә, авылдан сугышка 300дән артык ир-ат киткән,шулар арасында аның да ике абыйсы : Иван белән Федор Ефремовлар да. Икесе дә ил азатлыгы өчен һәлак булган алар. Һәм менә бүген яу кырында ятып калган 72  каһарман авылдашлары белән бергә алар Туган илгә һәйкәл булып кайтты.

Урта Курса авыл җирлегендә тантана 07.05.2021 Урта Курса авыл җирлегендә тантана
"Бөек Җиңү көне" уңаеннан тантаналы чаралар районыбызда башланып китте. Бүген Урта Курса авыл җирлегендә митинг узды. Әлеге чарага күмәк хуҗалык, җирле үзидарә, мәгариф, мәдәният учрежденияләре бик ныклап әзерләнгән. Урта Курса мәктәбе укучылары бәйрәм монтажы, җирле үзидарәгә караган мәдәният учреждениеләре чыгышлары белән тантаналы бәйрәм чарасы тиешле югарылыкта узды. Соңыннан ветераннарның өйләренә күмәк хуҗалык тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне тарату оештырылды.

Юбилей алдыннан... уйланулар... 06.05.2021 Юбилей алдыннан... уйланулар...

Быел “Җидегән чишмә” Арча халык театры 35 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Ел саен бердән генә санасаң да, 35 спектакль дигән сүз.

Шушы вакыт эчендә күп кенә режиссерлар белән эшләргә туры килде. Артистлар да алышынып торды. Илфат Фәйзрахманов театрга нигез салса, Нурия Фәхриева вакытында халык театры исеменә, Рафис Сәләхетдинов эшләгән чорда “Идел-Йорт” фестивалендә җиңү яулап, Грантка ия булдык, күп кенә дәрәҗәле бүләкләр алдык.

Якташыбыз 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә 06.05.2021 Якташыбыз 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Бу көннәрдә Арча шәһәрендә яшәп иҗат итүче Минһаҗ Хәмәт улы Кашаповның туган көне, якташыбыз 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул 1941 елның 5 маенда туган, сугыш елларында Казан шәһәрендә яшиләр. Сугыш башлану белән әтисен сугышка алалар, ә инде 1942 елда ук  Ленинград фронтында әтисенең һәлак булуы турында хәбәр алалар. Сугыш беткән елны әнисе белән Әтнә районы Югары Көек авылына күчеп кайталар. 1959 елда Күлле Киме урта мәктәбен тәмамлап, шул ук авылда урнашкан ятим балалар йортында тәрбияче булып хезмәт юлын башлап җибәрә. 1961-1963 елларда армия сафларында хезмәт итә. Зур спортка юлны шунда башлап, самбо белән шөгыльләнә, күп еллар Татарстан җыелма командасы составында Россия беренчелекләрендә катнаша. Ул СССРның спорт остасы дәрәҗәсенә каләр күтәрелә. 1972 елда Мәскәүнең Үзәк тренерлар мәктәбен, ә 1979 елда Казан дәүләт педагогия институтының тарих бүлеген тәмамлый. Минһаҗ Хәмәт  улы 22 ел дәвамында мәктәптә укытучы, директор вазыйфаларын башкара,  19 ел дәүләт хезмәте органнарында эшләп, хәзерге вакытта лаеклы ялда, Арча эшчеләр бистәсендә яши. Аны районыбыз халкы хөрмәт итә, бергә эшләгән хезмәттәшләре Минһаҗ абыйның башкарган хезмәтләрен югары бәялиләр.   

Бөек Җиңү көнен якынайткан якташ язучыларыбыз 05.05.2021 Бөек Җиңү көнен якынайткан якташ язучыларыбыз
Дүрт елга сузылган Бөек Ватан сугышында  җиңүебезгә быел 76 ел. 1941-1945 еллардагы сугыш батырлык һәм җиңүләрдән генә тормый, ә коточкыч зур югалтулар һәм корбаннарга китергән дәһшәтле афәт һәм фаҗига да булды. Ул миллионнарча гаиләләргә үлем һәм кан яшьләре, ятимлек һәм толлык, ачлык һәм михнәт алып килде.

Бүген якташыбыз Фәвия Сафиуллинаның туган көне! 04.05.2021 Бүген якташыбыз Фәвия Сафиуллинаның туган көне!
Сафиуллина Фәвия Әхтәм кызы 1959 елның 4 маенда Арча районының Ташкичү авылында туган. Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле

Хыяллары күпер булган барыр юлында 03.05.2021 Хыяллары күпер булган барыр юлында
Рәдиф Исмәгыйлев диюгә стажлы укытучы гына түгел, искиткеч матур тавышлы җырчы, үзенчәлекле тамада да күз алдына килеп баса.

Бәлкем, кайберәүләр аның укытучы икәнен белмидер дә, ә менә зәвыклы, затлы юбилейлар, туйлар алып баручы икәне бик күпләргә мәгълүм.

Әмма беренче чиратта ул 2011 елда Бөтенроссия күләмендә үткәрелгән  туган тел укытучылары бәйгесендә осталык дәресе буенча икенче урынны яулаган, 2019 елда шулай ук “Иң яхшы туган тел укытучысы” Бөтенроссия бәйгесендә җиңүгә ирешкән, “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән укытучы.

Бүген якташыбыз Насыйбуллин Исрафил Рәхмәтулла улының туган көне! 03.05.2021 Бүген якташыбыз Насыйбуллин Исрафил Рәхмәтулла улының туган көне!
Бүген, 3 май көнне якташыбыз Насыйбуллин Исрафил Рәхмәтулла улының туган көне! “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы Сезне туган көнегез белән тәбрик итә!

Хәсәншәех мәктәбе укучысы җиңү яудады 02.05.2021 Хәсәншәех мәктәбе укучысы җиңү яудады
ТР Дәүләт Советында "Парламент дәресе -2021" кысаларында рәсем, инша һәм эссе язучылар арасында республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе 6 нчы сыйныф укучысы Хәмидуллина Камилә иншалар бәйгесендә 2 урынны яулады. Укытучысы Нуриева Тәнзилә Габдрахмановна

Каенсарда "Кызыл йомырка" бәйрәме 02.05.2021 Каенсарда "Кызыл йомырка" бәйрәме
Каенсар авылында "Кызыл йомырка" бәйрәме. Урам тутырып балачага йортан йортка кереп хуҗаларга теләк теләп күчтәнәч, йомыркалар җыя. Ә аннан соң инде бәйрәм дәвам итә...


Новости 1101 - 1200 из 3499
Страницы: